Болгар ислам академиясендә мөселман әдәбияты базарының хәзерге торышы һәм киләчәге турында сөйләштеләр

30 гыйнвар 2019 ел 18:27
Болгар ислам академиясендә мөселман әдәбияты базарының хәзерге торышы һәм киләчәге турында сөйләштеләр

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 24 нче көнендә, Болгар ислам академиясендә “Россиядә мөселман әдәбияты: хәзерге чынбарлык һәм киләчәге” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Әлеге четерекле һәм хәл итүне таләп иткән сорау буенча фикер алышуда РИИ һәм БИА ректоры, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан мөфтие киңәшчесе, “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин, Болгар ислам академиясе проректоры, Диния Нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, башкала төбәге казые Абдулла хәзрәт Әдһәмов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җаваплы сәркәтибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, РИИның дини фәннәр кафедрасы доценты Дамир хәзрәт Шәһавиев, Коръән-Кәрим һәм Пакь Сөннәт тикшеренүләре үзәге директоры Фәрид хәзрәт Сәлман, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Ринат Патеев һәм башкалар катнашты. Әлеге чара Болгар ислам академиясе һәм “Хозур” нәшрият йорты белән берлектә оештырылды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар мөселман әдәбияты базарының хәзерге торышы, аны көйләү мәсьәләләре, тарату һәм рецензияләү белән бәйле рәвештә килеп чыга торган проблемалар хакында фикер алышты. Түгәрәк өстәлне Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып барды. Сөйләшүне башлап, ул бүгенге көндә Россиядә еш кына дини әдәбиятка бәя бирүдә квалификациясез белгечләрнең экспертиза бирүләре күренешенә тап булу очракларына игътибарны юнәлтте.

- Теге яки бу текстның экстремистик юнәлештә булуы хакында карар чыгарыр алдыннан нигез итеп, психологик-лингвистик анализ түгел, ә теологик-дини анализ алынырга тиеш, – дип ассызыклады ул. – Бүгенге көндә дини әдәбиятка экспертиза бирү буенча Россия күләмендә эксперт берләшмәсе юк. Шунлыктан, мөселман өммәтенә мондый компетентлы органны булдыру кирәклеге аңлашыла.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, үз чиратында, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ислам китапларына дини экспертиза бирүче Россиякүләм экспертлар шурасы төзү тәкъдимен җиткерүе турында искә төшерде. Аның сүзләренә караганда, мондый структура төзү мөселман әдәбияты белән бәйле күп сандагы проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәр иде.

Ринат Патеев сүзләренә караганда, цифрлы технологияләр үскән хәзерге дөньяда басма текст искелек калдыгы булып тоелырга мөмкин, әмма дини кешеләр өчен бу алай түгел. “Хәтта кеше мәгълүматны телефон экранында яки мониторда, яхшы сыйфатта кәгазьдә басылган текстны төрлечә кабул итәчәк. Шул ук вакытта цифрлы технологияләр теләсә нинди текстны кабаттан эшкәртү, өстәмә интерпретация бирү өчен киң техник мөмкинлекләр тудырды. Мисал өчен, еш кына беренчел классик ислам чыганаклары, шул исәптән Сөннәт җыентыклары идеологик өстәмәләр булган кереш сүзләр, аңлатмалар белән тулыландырыла. Ислам әдәбияты базарында тәртип булмаудан радикаль көчләр файдалана”,  –  диде Ринат Патеев. Ул да Бөтенроссия голәмәләр шурасы каршында ислам китапларына объектив экспертиза уздыру буенча экспертлар советы будыру фикерен хуплап чыкты.

Фәрит хәзрәт Салман сүзләренә караганда, дини әдәбиятны тыю яки рөхсәт итү – гомуммөселман проблемасы. “Эш – нәрсәнең тыелуында. Хәзер цензура бөтенләй юк, шуңа күрә билгеле бер нәшрият яки автор өчен китап традицион, икенчесе өчен кабул итмәслек булырга мөмкин. Шунлыктан бастырыр алдыннан ислам китапларына объектив экспертиза уздыру буенча экспертлар советын  БИА базасында булдыру бик мөһим, чөнки академиянең үзен гамәлгә куючылар булып илебезнең иң зур үзәкләштерелгән дини оешмалары тора. Бу – бик төпле фикер”, – диде ул.

Рөстәм Нургалиев экспертлар советы эшчәнлеге кысаларында китапларны экспертизага тапшыру процессын бюрократизациядән азат итәргә кирәклегенә игътибар юнәлтте. “Хәзер дини әдәбият икътисади сәбәпләр буенча гына түгел, ә китапларны билгеле бер тикшерүләр аша уздырырга кирәк булганлыктан да, кыйммәтләнә. Нәширләр моны истән чыгармасыннар иде”, – диде ул.

Дамир хәзрәт Шәһавиев “ак” исемлекләр, ягъни тикшерелгән мөселман әдәбиятының бердәм исемлеген булдыру тәкъдиме белән чыкты. Бу да экспертлар советы эшчәнлеге кысаларында гамәлгә ашырылырга тиеш: “Классик һәм заманча дини әдәбиятның, мөселманнар таяна алырдай исемлеген булдыру зарур”.

Шул рәвешле, түгәрәк өстәлдә катнашучыларның барысы да Россиядә мөселман әдәбияты агымнарын көйләү өчен ислам илаһият хезмәтләрен рецензияләү буенча структура будыру кирәк дигән фикерне хуплады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы