“Әниләр ял итсен”: бала караучы волонтерлар эзлибез!

31 гыйнвар 2019 ел 12:45
“Әниләр ял итсен”: бала караучы волонтерлар эзлибез!

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Хәят» үзәгенә йөрүче сабыйлар белән эшләү өчен ихтыярчылар (волонтерлар) җыю турында игълан итә.

Хәзерге вакытта сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балаларга карата җәмгыятьтә игътибар кимүе, аларның әйләнә-тирә дөньядан читләшүе күзәтелә. Шул ук вакытта әлеге сабыйларның әти-әниләре дә социальләшүгә мохтаҗ. «Хәят» үзәге нәкъ менә шушы мәсьәләләрне хәл итү максатын күз уңында тота. Әйтик, үзәктә балалар өчен рәсем, музыкатерапия, әкият тераписе, физик әзерлек буенча дәресләр, шулай ук иҗади мастер-класслар оештырыла. Биредә тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр аларга җәмгыятькә җайлашырга, тормыш киңлегендә һәм төрле эшчәнлек өлкәләрендә тәҗрибәләрен баетырга, шәхесләрен үстерергә ярдәм итә.  Шуның белән беррәттән, үзәкнең төп юнәлешләренең берсе сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре, бигрәк тә әниләре белән эшләүдән гыйбарәт, чөнки алар сабыйларының авыр диагнозлары басымында озак еллар депрессив халәттә булырга мөмкин. Рухи киеренкелек һәм хроник ару дәвалау барышына да, аның нәтиҗәлелегенә дә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә “Хәят” үзәге эшчәнлеге әти-әниләрнең эмоциональ яктан “янып бетү”ен профилактикалауга юнәлтелгән. Әниләр биредә психологик һәм физик яктан ял итә. Балалар дәрестә вакытта, аларның әниләренә үзәктә “шәхси вакыт” бирелә – фитнес, пилатес, бию, тегү буенча мастер-класслар үткәрелә. Шулай ук алар өчен визажист, косметолог һәм башка белгечләр белән очрашулар оештырыла.

Үзәктә дәресләр атнага өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 14.00дән 16.00гә кадәр уздырыла. Аларга берьюлы 30га кадәр кеше килә. Үзәккә йөрүчеләрнең һәркайсына аерым игътибар таләп ителә. Шуңа күрә, сабыйларның әти-әниләренә ял итү мөмкинлеген булдыру максатыннан, авыру балалар белән  эшләү өчен волонтерлар ярдәменә ихтыяҗ зур. Волонтер – сабый өчен дус, балалар аларга ияләшә, шуңа волонтерларның Үзәккә даими рәвештә йөрүе кирәк.

Әгәр сезнең игелек кыласыгыз килә икән, «Зәкят» хәйрия фонды “үзенчәлекле” балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Хәят» үзәгенең волонтеры булырга чакыра. Барлык сораулар буенча +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Волонтерлар өчен критерийлар:

- 18 яшь тулган булу

- буш вакыт булу,

- җаваплылык,

- даимилек,

- флюорография.

Искәртеп үтик:

«Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк» проекты Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. Татарстан өчен уникаль саналган әлеге проектның 2017 елның ноябрендә башланган беренче сезоны кысаларында 130 гаилә өчен 500ләп дәрес үткәрелде. Үзәк «үзенчәлекле» балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, социальләштерү максатыннан булдырылды. Шунысын билгеләп узарга кирәк: Үзәк эшли башлаганнан бирле анда йөрүчеләрнең үсешләрендә уңай динамика күзәтелә. Аларның күбесе аралашырга, бер-берсе турында кайгыртырга, дуслашырга өйрәнде. Әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган 3 яшьтән 27 яшькәчә инвалидлар йөри. Үзәккә даими йөрүчеләр арасында – ДЦП, аутизм, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык һәм башка катлаулы авырулардан интегүче, үсешләрендә башка тайпылышлар булган сабыйлар. Яңа сезонда проект «Хәят» исеме астында эшли башлады һәм үзенә йөрүчеләр санын 250 кешегә кадәр арттырды.  Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы