Кыргызстаннан рәсми делегация - Татарстан мөфтиенә: “Безгә республикагызның ислам мәгарифе үсеше өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыклы”

12 февраль 2019 ел 17:05
Кыргызстаннан рәсми делегация - Татарстан мөфтиенә: “Безгә республикагызның ислам мәгарифе үсеше өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыклы”

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 7 нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунакларны –  Кыргызстан Республикасыннан эш сәфәре белән Казанга килгән рәсми делегацияне каршы алды. Делегация составына Кыргызстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесенең Беренче урынбасары Алмаз Кененбаев, Кыргызстан Республикасының дин эшләре буенча Дәүләт комиссиясе директоры Заирбек Эргешов, Кыргызстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Аликбек Джекшенкулов һәм башкалар керде. Делегацияне “Милли Шура” рәисе Васил Шәйхразиев озатып йөрде. Кыргыз кунаклары сәфәренең төп максаты – Татарстанда дин өлкәсендәге вәзгыятьне өйрәнү, шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күпкырлы эшчәнлеге һәм Болгар ислам академиясе белән танышу. Аларны Татарстанда ислам үсешен гамәли һәм юридик көйләүче система: мәчетләрне теркәү һәм имамнарны аттестацияләүдән алып дүрт баскычлы мәгариф үсеше һәм экстремизмга каршы көрәш кызыксындырды.

Түгәрәк өстәл алдында узган әңгәмәдә Татарстан мөселманнары башлыгы кунакларны сәламләде һәм аларны ислам үсеше өлкәсендәге хәзерге вәзгыять белән таныштырды. Мөфти хәзрәт кунакларга бүгенге көндә республикада 1500дән артык мәчет, 48 мөхтәсибәт һәм Россиядә иң нәтиҗәлеләрдән булучы, 9 казыяттән торучы казыятләр системасы турында сөйләде. Алга таба ул мөфтиятнең традицион Ислам кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлтелгән эшчәнлегенә тукталды, бу эшчәнлек дини экстремизмны профилактикалау буенча иң мөһим эшләрдән санала: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Хозур” нәшрият йорты медиапроектлары – “Хозур ТВ” мөселман телеканалы, “Азан” радиосы, “Ислам тудей” порталы, шулай ук татар һәм рус телләрендә басма массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә актив аңлату эшләре - ислам турында уңай иҗтимагый фикер формалаштыру, халык арасында дини мәдәнияткә һәм татар рухи мирасына кызыксыну уяту максатыннан алып барыла.

Камил хәзрәт билгеләп узганча, 2018 елда Татарстанның ислам белем бирү йортларының беренче курсына 1158 абитуриент кабул ителгән һәм 407 студент укуын уңышлы тәмамлап, дини белем турында диплом алган. «Мәгариф системасын үстерү экстремизмга каршы тору мәсьәләсендә иң мөһим өлкәләрнең берсе булып тора, – диде ул. – Биредә Татарстан уку йортларында без Россия җәмгыяте һәм өммәтенең күпконфессияле һәм милли үзенчәлекләрен, традицияләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып әзерлибез».

Мөфти Болгар ислам академиясе, аның мөгаллимнәр һәм студентлар составы турында тәфсилләп сөйләде. Кунаклар, үз чиратында, шундый ук проектны – ислам академиясен – Кыргызстанда гамәлгә ашыру буенча планнары белән уртаклашты һәм, мөфтиятнең күпкырлы эшчәнлеге белән тәэсирләнеп Татарстан мөселманнары башлыгын үз илләренә җавап сәфәр белән килергә чакырдылар. Шунысын билгеләп узарга кирәк: Камил хәзрәт Сәмигуллин 2018 елның сентябрендә Күчмә халыкларның III Бөтендөнья Уеннары ачылышында катнашу өчен кардәш халык башкаласында булды. Ул чакта Кыргызстан һәм Татарстан мөфтиятләре арасында эшлекле очрашулар узды, алар барышында мөфти Максатбәк хаҗи Туктамышев Камил хәзрәткә Татарстан һәм Кыргызстан мөселманнары арасында кардәшлек һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга күп еллар дәвамында бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук мөфти хәзрәтнең Татарстан мөселманнары тормышында тоткан мөһим ролен һәм исламны күркәм яктан күрсәтеп Россия җәмгыятенең рухи үсешенә тәэсирен билгеләп үтте.

Тулаем алганда, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара эшчәнлеге Татарстан Республикасының һәм мөфтиятнең абруен күтәрү, шулай ук ислам үсеше өлкәсендә халыкара аренадагы урынны ныгыту, дөньякүләм мөселман киңлеге һәм мәгариф берләшмәләре белән ике яклы багланышта торуны арттыру максатыннан тормышка ашырыла. Әлеге өлкәдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте чит ил оешмалары белән элемтәләрне киңәйтү, яңа партнерларны нәтиҗәле юл белән эзләү һәм яңаларын җәлеп итү, мәгариф программасы, Коръәнне өйрәнү, социаль хезмәт күрсәтү спектрын арттыру нәтиҗәсендә сизелерлек уңышларга иреште. Әлеге бурычларны тормышка ашыру өчен 2018 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән чит илләргә 9 тапкыр чыкты, моннан тыш Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясе дә шәһәрнең мактаулы кунаклары белән очрашу урынына әверелде. Нәзарәттә мөфти чит ил вәкилләре – мөселман галимнәре һәм фән эшлеклеләре, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, илчеләр, мөфтиләр, журналистлар һ.б. белән рәсми очрашулар үткәрде. Чит илләрдән килгән кунакларга Камил хәзрәт татарларда ислам дине тарихы һәм үсеше, мөфтиятнең күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук алар белән ислам диненең традицион кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендәге тәҗрибәсе белән бүлеште. Кунакларда татар рухи мирасының байлыгы хакындагы мәгълүмат, татар дини мирасының ислам дөньясындагы урыны, Россиядә ислам үсеше, Татарстанда ислам мәгарифе өлкәсендәге казанышлар, экстримизмга көрәш һәм дәгъвәт эшчәнлеге шулай ук зур кызыксыну уятты. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара мөнәсәбәтләр үсеше өлкәсендә иң зур казанышы булып, БМОның Икътисад һәм социаль советы (ЭКОСОС) каршында консультатив статус бирелүе тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы