Согуд журналисты: «Мин татарларның кара чәчен, ак тәнен, зур һәм матур күзләрен күрдем...»

14 февраль 2019 ел 10:45
Согуд журналисты: «Мин татарларның кара чәчен, ак тәнен, зур һәм матур күзләрен күрдем...»

Бөтендөнья Коръән һәм Сөннәт оешмасы рәисенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, Согуд Гарәбстаны публицисты, язучысы һәм журналисты Габделгазиз Мөхәмәммәд Касем берничә көн дәвамында Казанда һәм Болгарда булуы турындагы кичерешләрен бастырып чыгарган. 2018 елның декабрендә ул Россия ислам институтының 20 еллыгы уңаеннан Татарстанга килеп, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан интервью алу мөмкинлегенә ирешкән иде. Мөфти чит ил кунагына Россиядә Ислам дине үсеше тарихы, татарларның бай дини-рухи мирасы һәм хәзерге мөселман дөньясында тоткан урыны, Татарстанның  дөньяви, шул ук вакытта күпконфессияле дәүләттә динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге тәҗрибәсе турында сөйләде... Бу әңгәмәләрнең һәм сәфәрнең нәтиҗәсе буларак мәкаләләр циклы дөнья күрде. Автор әлеге язмаларында “Татарстан феномены”н тулырак ачып сала, мөселман мәгариф системасының югары дәрәҗәдә булуына һәм илдә, республикада мөселманнарның рухи куәтенә соклана һәм хәтта Багдад илчесе Әхмәт ибн Фадланның “экстремаль һава торышы шартларында” безнең җирләргә Ислам динен китереп җиткергән шәхесе турында Голливуд экранизациясен искә ала.

Сезнең игътибарга Габделгазиз Касемнең рус теленә тәрҗемә ителгән беренче кызыклы мәкаләсен тәкъдим итәбез.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы