Хаҗга юлламаны казанлы отты

23 февраль 2019 ел 19:30
Хаҗга юлламаны казанлы отты

Хәзерге минутларда Казанда джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турниры төгәлләнде.

Җирәбә нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында төп бүләк – хаҗга юлламаны 44 яшьлек казанлы Гомәр Метеков алды, ул 94+кг үлчәү категориясендә беренче урын яулады. Икенче төп бүләк – гомрәгә юлламага Самарадан 18 яшьлек Әмирхан Гуданатов лаек булды, ул исә 94 килога кадәр үлчәү категориясендә чемпион. Төп бүләкләрне спортчылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстанда хаҗны оештыру буенча рәсми оператор “ДУМ РТ хаҗ” генераль директоры Ранис Вахитов тапшырдылар. Әлеге бүләкләр үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулаган барлык мөселман ир-атлар арасында җирәбә ярдәмендә уйнатылды.

Моннан тыш, Дагыстан Республикасы Хөкүмәтенең Татарстан Республикасындагы вәкиллегеннән дә махсус бүләк тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы