Мәрҗани турнирында җиңүче мөфтигә рәхмәт сүзләрен җиткерде

25 февраль 2019 ел 13:02
Мәрҗани турнирында җиңүче мөфтигә рәхмәт сүзләрен җиткерде

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 20-нче көнендә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турнирында җиңү яулаган Гомәр Метеков белән очрашты. Нәзарәттә узган очрашуда шулай ук ТР Джиу-джитсу Федерациясе Президенты Айрат Кәлимуллин да катнашты. Мөфти җиңүчене хаҗга юллама оту белән котлады. Кунаклар исә ярышларны югары дәрәҗәдә оештырган өчен Татарстан мөселманнары башлыгына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Үзенең чиксез шатлык хисләре белән Гомәр уртаклашты:

- Джиу-джитсу белән бары өч кенә ел шөгыльләнәм. Шулай булуга да карамастан, нәзарәт уздырган өч турнирда да бик теләп катнаштым. Һәр елны да катнашуымның төп максаты хаҗга юллама оту иде. Ниһаять, быел миңа әлеге турнир ике җиңү китерде: үз үлчәү категориямдә җиңү яуладым һәм җирәбә ярдәмендә хаҗга юлламалы булдым. Барысы өчен дә зур рәхмәт!

Гомәр Метеков өчен физик тәрбия һәм спорт ят түгел, ул югары белемле физкультура укытучысы, педагог. Бүгенге көндә һөнәренә тугры калып, үсеп килүче буынга тиешле белем, тәрбия бирүдә, спорт күнекмәләрен үзләштерүдә үзеннән зур өлеш кертә – Мәрҗани мәчетенең “Балалар” үзәгендә физик тәрбия дәресләре һәм спорт түгәрәкләре алып бара. Моннан тыш, Гомәр Метеков 2015 елда Токиода каратэ буенча дөнья чемпионы була. Ул 5нче дан кара пояска ия.

Гомәр Метеков Диния Нәзарәте уздырган джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турнирында 94+кг үлчәү категориясендә беренче урын яулады һәм жирәбә нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында төп бүләк - хаҗга юлламаны отты. Аңа 44 яшь.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы