Мөфти Менделеевск төзәтү колониясендә булды

28 февраль 2019 ел 15:52
Мөфти Менделеевск төзәтү колониясендә булды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 23нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Менделеевск районына сәфәр кылды. Эш сәфәре кысаларында ул Менделеевск шәһәрендә урнашкан 10нчы төзәтү колониясендә булды. Биредә мөфти колония башлыгы – эчке хезмәт подполковнигы Сергей Харкевич белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Азат Гайнетдинов, «Ярдәм» фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев  һ.б.лар катнашты. Сөйләшү барышында колония мәчетенең дини әдәбият фондын тулыландыру, Рамазан аенда тоткыннарга ураза тоту өчен мөмкинлекләр булдыру, шулай ук ифтарлар уздыруда булышлык күрсәтү, ураза турында вәгазьләр сөйләү турында килешенде.

10нчы төзәтү колониясенең “Тәүбә” мәчетендә мөфти хәзрәт тоткыннар белән дә очрашты. Күркәм гадәт буенча Камил хәзрәт үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде һәм җәзага тартылган мөселманнарның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Тоткыннар, нигездә, Коръән гыйлеменә һәм гыйбадәт кылу тәртипләренә кагылышлы сораулар белән кызыксынды. Мөфти иректән мәхрүм ителгән дин кардәшләребезне мөмкин кадәр ешрак дога кылырга, Коръән укырга һәм тәүбә итәргә өндәде.

Колония мәчетенә даими рәвештә 25 ләп мөселман йөри. Биредә алар намаз, Коръән укый. Илгизәр хәзрәт Талипов  атнасына ике тапкыр колониядәге тоткыннар белән очраша, аларга вәгазьләр сөйли, рухи әңгәмәләр алып бара.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы