Камил хәзрәт Сәмигуллин ЮНЕСКО гендиректоры Одри Азуле белән очрашты

07 март 2019 ел 13:51
Камил хәзрәт Сәмигуллин ЮНЕСКО гендиректоры Одри Азуле белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 30 нчы көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов “Кол Шәриф” мәчетендә ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азулены каршы алды. Мөхтәрәм кунакны шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка рәсми затлар озата йөрде.

Мөхтәрәм кунакны һәм җитәкчелекне Татарстан мөселманнары исеменнән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул республикабызның тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәлләренә бай булуы, бу өлкәдә гыйбадәтханәләрнең дә аерым урын тотуы турында белдерде. Татарстанның дәүләт һәм дин җитәкчелеге шулай ук кунакка республикабызда ислам дине үсеше, тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәлләренең үзенчәлеге, “Кол Шәриф” мәчетенең тарихы һәм архитектурасы турында сөйләп узды. ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле үз күзләре белән мәчеттә бертуктаусыз Коръән-Кәрим укылуын, мәчеттә сакланучы кисвәне, гыйбадәтханәнең сыйдырышлыгын күрде. Очрашу истәлеге итеп Татарстан мөфтие тарафыннан аңа бүләк тапшырылды.

Одри Азуле Россиягә өч көнлек сәфәргә килгән, сәфәре барышында ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путин белән очрашкан.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы