Башкортстан мөфтияте вәкилләре - Татарстанда

11 март 2019 ел 12:49
Башкортстан мөфтияте вәкилләре - Татарстанда

Бүген, рәҗәб аеның 4 нче көнендә, Татарстан мөфтие Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән рәсми делегация кабул итте. Башкортстан Республикасы мөфтие урынбасары Айнур хәзрәт Биргалин җитәкчелегендәге төркем Татарстан мөфтияте, аның карамагындагы “Зәкят” фонды, хаҗ, вакыф оешмалары, Россия ислам институты, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге эшчәнлекләре һәм тәҗрибәләре кызыксындыра.

Эшлекле сәфәр барышында беренче эш итеп Башкортстан мөфтияте вәкилләре Айнур Биргалин, Әюб Бибарсов, Фидан Газизов “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә булдылар. Кунакларны мәдрәсәнең мөдир урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин каршы алды. Биредә алар Татарстан мөфтиятенең мәгариф өлкәсендәге уңышларын мәдрәсә мисалында карады, шәкертләр белән очрашу барышында Башкортстан Республикасыннан килеп укучы шәкертләр белән аралашты.

- Сәфәребезнең максаты – тәҗрибә алмашу, – диде Айнур хәзрәт Биргалин. - Россиядәге иң борынгы уку йортларының берсе – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең казанышларына сокланабыз. Биредә безне куандырганы – шәкертләр гарәп телен бик яхшы үзләштереп, тәрҗемәче булып эшләрлек дәрәҗәдә камилләштешеп чыгалар”

- Мәдрәсәбез Россиянең Ислам мәгарифе Советына кертелгән, без үз эшчәнлегебезне Татарстан мөфтияте илебездә беренчеләрдән булып кабул иткән дини мәгариф стандартлары буенча алып барабыз, - дип аңлатты Зөлфәт хәзрәт. - Эшне стандартлар буенча оештыру бик зур җаваплылык сорый, ул уку йортының тулы күләмдә җитәрлек кадрлар белән тәэмин ителүен таләп итә. Бездә гарәп телен укытуга һәм шәкертләрнең чит телне яхшы үзләштерүенә килгәндә шуны әйтә алам: биш ел дәвамында шәкерт сигез меңнән артык сәгать дәрес ала, шуның ике меңнән артыгы – гарәп теле. Шәкертләребез Диния нәзарәте тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләр буенча белем алалар, уку көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә алып барыла.

Алга таба кунаклар сыйныф бүлмәләрендә булды, шәкертләрнең укуы, белем алуы белән танышты.

Очрашу Татарстан мөфтиятендә дәвам итте. Айнур хәзрәт Биргалин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга җылы кабул иткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Очрашу истәлеге итеп, “Башкортстан Диния нәзарәтенә 100 ел” исемле җыентыкны бүләк итте. Татарстан мөфтие киләчәктә ике як дини оешмалар арасында хезмәттәшлек алып бару һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләсендә кулга-кул тотынып эшләргә кирәклеге турында әйтеп узды. “Әлеге юнәлештә "Хозур ТВ” каналы зур таяныч. Беренче мөселман телевидениесе бүгенге көндә Башкортстанда да күрсәтә, эфир аша рухи кыйммәтләр җиткерелә – бу шулай ук кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту булып тора”, – диде ул. Истәлеккә Камил хәзрәт “Хозур” нәшрияты бастырган китапларны бүләк итеп бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы