Бүген, рәҗәб аеның 7 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов “Кол Шәриф” мәчетендә Үзбәкстан мөфтие Усмонхон Алимовны каршы алды. Билгеле булганча, бу көннәрдә Татарстан Республикасына Үзбәкстанның дәүләт һәм дин эшлеклеләреннән торган делегация сәфәр кыла. Кичә алар республикабызның мөфтияте, ислам дини уку йортлары, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, Россия ислам институты эшчәнлеге белән таныштылар, Казанның “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Үзбәкстан мөфтие берничә көн дәвамында республикабызга сәфәр барышында алган уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты, үз эшчәнлекләрендә Татарстанның ислам яңарышы өлкәсендәге тәҗрибәләр кулланылачагы хакында белдерде. Камил хәзрәт Сәмигуллинга җылы кабул итүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Татарстанның йөзек кашы саналган Кол Шәриф мәчетендә булганда да Усмонхон Алимов гыйбадәтханәнең архитектур үзенчәлекләренә соклануы турында әйтте. Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакка биредә тәүлек әйләнәсе татар хафизлары тарафыннан Коръән укылуы һәм аның онлайн трансляцияләнүе турында сөйләде. Әлеге проект Россиядә иң беренче булып Казан шәһәренең тарихи һәм мәдәни үзәгендә 2015 елның гыйнварында башланган иде. Моннан тыш, Камил хәзрәт Кол Шәриф мәчетенең тарихына тукталып үтте, бүгенге көндә мәчеттә лаеклы урын тапкан истәлекле бүләкләр – Мәккәдән, Кәгъбәтуллаһ япмасы булып хезмәт иткән кисвәне күрсәтте. Гыйбадәт бүлмәсен карап чыкканнан соң, Үзбәкстан мөфтие Кол Шәриф мәчетенең Татарстан башкаласы кунаклары өчен бик уңайлы урында урнашуын ассызыклап узды, туристлар өчен дә тудырылган мөмкинлекләрне мактап телгә алды. Мәчетнең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов мәчетнең сыйдырышлыгы хакында мәгълүмат бирде, тәравих һәм гает намазлары үткәрелүдәге кайбер үзенчәлекләренә тукталып, Рамазан аенда Коръән тулысынча укылу турында сөйләде. Намаз бүлмәсе белән танышып чыкканнан соң, Усмонхон Алимов биредә нәфел намазын башкарды.
Алга таба Үзбәкстан дин эшлеклеләреннән торган кунаклар төркеме Ислам мәдәнияте музеена узды. Биредә аларны музей директоры Илнур Низамиев каршы алды. Ул беренче эш итеп кунакларны танылган татар каллиграфы Нәҗип Нәккашның “Традицияләр яңарышы” күргәзмәсе белән таныштырды. Биредә авторның төрле жанрдагы эшләре (шәмаил, ләүхә, тугра, шәҗәрә) белән беррәттән, “Татар милләтенең мәшһүр шәхесләре” сериясеннән Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани, Гаяз Исхакыйга багышланган шәмаилләре урын алуы турында сөйләп үтте. Алга таба Үзбәкстан дин эшлеклеләрен Идел-Уралда ислам диненең тарихы, мәдәниятенә багышланган күргәзмә белән таныштырдылар, атаклы татар дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗанинең, Морад Рәмзинең басма китапларын күрсәттеләр. Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге шәхесләр турында бай мәгълүмат бирде, Морад Рәмзинең Мәккәдә гарәпләргә дәрес бирүе турында сөйләп үтте. Үзбәкстан мөфтиендә шулай ук басма, кулъязма Коръәннәр, Кәлам Шәриф сүрәләре, аятьләренең яңгырашы кертелгән интерактив экспонат зур кызыксыну уятты, ул шулай ук безнең төбәктә яшәгән галимнәрнең силсиләсен зур игътибар белән карады. Кунаклар очрашу барышында Бохарада Мәрҗанигә истәлек тактасы ачылу вакыйгасын искә төшерделәр, әлеге вакыйгада катнашкан Татарстан делегациясенә рәхмәт сүзләре белдерделәр.