Мөхтәсибәтләр социаль һәм яшьләр сәясәте өлкәләрендә тәҗрибәләре белән уртаклашты

19 март 2019 ел 13:58
Мөхтәсибәтләр социаль һәм яшьләр сәясәте өлкәләрендә тәҗрибәләре белән уртаклашты

Бүген, Рәҗәб аеның 12нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә республика мөхтәсибләре һәм аларның урынбасарлары катнашында җыелыш уздырылды. «Мөхтәсибәтләрдә төрле аудиториягә – балаларга һәм яшьләргә, хатын-кызлар һәм ир-атларга юнәлтелгән проектлар ел дәвамында тормышка ашырылып килә. Аларны оештыруга, нигездә, мөселман яшьләре җәлеп ителә. Бу юнәлештәге эшчәнлек һәр районда төрле дәрәҗәдә җайга салынган. Бүгенге очрашуның төп максаты – мөхтәсибәтләрдәге иң уңышлы проектлар белән таныштыру,  үзара аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу»,  – дип билгеләп үтте мөфтиятнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.

Чистай мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин мөхтәсибәттә уздырыла торган чаралар турында сөйләп узды. Аның сүзләренчә, мөселман егетләре, кызлары, иң беренче чиратта, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!», «Язгы шәфкатьлелек атнасы», «Кәгазьгә икенче тормыш бүләк ит!» кебек район һәм республика күләмендә оештырыла торган акцияләргә бик теләп кушыла. Мөселманнар өчен берлек тарафыннан үткәрелә торган чаралар да шактый. Аларның бер өлеше сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт темасын колачлый. Алар арасында – «Спорт сөюче гаилә», «Җәйге спорт атнасы» кебек проектлар, велойөрешләр һәм төрле турнирлар. «Ир-атлар лабораториясе» дип исемләнгән проект аерым игътибарга лаек. Ул әтисез үсүче малайларга, яшүсмерләргә юнәлтелгән. Биредә алар тәҗрибәле активистлар җитәкчелегендә балта, чүкеч тотарга өйрәнә, агач эше белән шөгыльләнә, – гомумән, ир-атларга хас һөнәрләрне үзләштерә. Киләчәктә проект барышында программалаштыру, сайтлар булдыру, робот техникасы кебек юнәлешләр буенча да дәресләр алып бару ниятләнә. Радик Вафин билгеләп үткәнчә, чараларны оештыру һәм уздыруда мөхтәсибәтнең җирле хакимият органнары белән тыгыз бәйләнештә эшләве һәм мәхәлләләрнең бердәмлеге бик мөһим. Чистай шәһәрендә барлыгы 5 мәчет бар, аларның мәхәлләләре үзара дус, аралашып яши.

Яр Чаллы мөхтәсибәте вәкиле Айнур Гәрәев  спорт объектлары җитәкчеләре белән килешенеп, шәһәрдә аерым шугалак һәм бассейнның билгеле бер сәгатьләрдә мөселманнар өчен генә эшләвен әйтеп үтте. Әлеге мөхтәсибәт спорт чараларын республика күләмендә зурлап оештыруы белән дә аерылып тора. Әйтик, мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Бөтенроссия берләштерелгән турниры быел инде унберенче тапкыр узачак. Турнир 30 март көнне Чаллының «Витязь» спорт комплексында үтәчәк. Аннан алдарак, язгы каникул көннәрендә, 27 мартта, Чаллыда 24 нче тапкыр традицион рәвештә Республикакүләм Коръән укучылар конкурсы да узачак. 

Әлмәт районыннан килгән Айгөл Әхмәтҗанова чараларны планлаштыру әһәмиятенә басым ясап, мөхтәсибәтнең еллык планга таянып эш алып баруына игътибарны юнәлтте. Кызыклы проектларының берсе – «99 көн эчендә – Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме» бәйгесе. Ул Аллаһы Тәгалә турында белемнәрне ныгыту, тарату, Аның исемнәренең кыйммәтен арттыру максатыннан үткәрелә. Айгөл ханым былтыр Әлмәттә “Нур” мөселман башлангыч мәктәбе ачылуын әйтеп узды. Ул бу төр белем бирү оешмаларын һәр районда булдыру кирәклеген ассызыклап, тәҗрибә уртаклашырга әзер булуын әйтте. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге баш белгече Лилия Ильясова җыелышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, мөхтәсибәтләр арасындагы элемтәне тагын да ныгыту, чараларга күбрәк мөселманнарны җәлеп итү, уңышлы тәҗрибәне тарату максатыннан, интернет киңлекләрендә уртак эшчәнлек платформасын булдыру, шулай ук иң кызыклы, җәмгыятькә файдалы һәм оригиналь проектларны республика күләменә чыгару тәкъдиме белән чыкты. 

Ел ахырына кадәр тагын шундый ике очрашу планлаштырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы