Татарстан мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башланды

25 март 2019 ел 17:18
Татарстан мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башланды

Язгы каникул чорында (мәктәп балалары 23 марттан ял итә башлады) Татарстан мөхтәсибәтләре рухи-сәламәтләндерү чаралары оештыра. Традицион рәвештә республика мәчетләрендә балалар өчен танып белү, күңел ачу программасы әзерләнде, ул үз эченә әхлак һәм тәрбия курсларын, Ислам нигезләре буенча дәресләрне, Коръән уку һәм сүрәләр ятлауны, шулай ук Коръән уку бәйгеләрен ала.

Аерым алганда, каникул көннәрендә Нурлат һәм Баулы мөхтәсибәтләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен Ислам нигезләре буенча уку-танып белү курслары уздырыла. Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә дә дин нигезләре һәм ислам тәрбиясе буенча дәресләр үткәрелә.

27 мартта Яр Чаллының "Ак мәчете"ндә (Яңа шәһәр, 2/14) мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар өчен 24 нче тапкыр традицион республикакүләм Коръән уку бәйгесе узачак. Чара иртәнге тугызда башланачак. Барлык сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен телефон: +7 (8552) 56-65-99; +7 (8552) 38-67-02. Бәйге турында тулырак - нигезләмәдә.

30 мартта Балык Бистәсенең Үзәк мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе узачак. 31 мартта мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен шундый ук конкурс Питрәчтә оештырыла. Бәйге турында тулырак - нигезләмәдә.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы