Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән – Мәскәүдә. Бүген ул “Ислам – шәфкатьлелек һәм тынычлык дине” дип исемләнгән халыкара дини конференция эшендә катнаша.
Форум кысаларында оештырылган матбугат очрашуында Татарстан мөселманнары башлыгы Чечня массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә интервью бирде. Журналистларның сорауларына җавап биреп, Камил хәзрәт халыкара конференцияләр үткәрүнең әһәмиятен һәм актуальлеген билгеләп үтте, шулай ук дәүләтләр арасында багланышлар һәм тәҗрибәләр алмашу кирәклегенә игътибар юнәлтте: “Бүген кырыктан артык ил вәкилләре Исламның тынычлык дине булуы хакында сөйләшү өчен бергә җыелды. Террорчылык белән көрәш мәсьәләләрендә Чечняның тәҗрибәсе бик кызыклы һәм кабатланмас. Бу тәҗрибә белән уртаклашырга кирәк”.
Алга таба журналистлар мөфтидән Россия мөселманнары алдында торган иң зур куркынычлар турында сорашты. Алар рәтенә ул өммәтә дини мәгърифәтчелекнең түбән дәрәҗәдә булуын керте:
– Дин турында җитәрлек дәрәҗәдә белемнәргә ия булмаганнар, үз диннәре турында мөселманнар исеменнән сөйләп, исламга зыян салалар, аның хакыйкый кыйммәтләрен бозып күрсәтәләр.
Татарстан мөфтие әңгәмәне төгәлләп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ нәсыйхәтләре турында искә төшерде:
– Әйдәгез Аллаһы Илчесе ﷺ васыятьләрен искә алыйк әле. Ул әйткән: “Мөселман шулдыр ки: башкалар аның теленнән дә, кулыннан да имин булырлар”. Әгәр без әлеге нәсыйхәтләр буенча яшәсәк, камил, яхшы, күркәм холыклы мөселманнар булырбыз.
Исегезгә төшерәбез, форум иртәгә Чечня Республикасы башкаласында дәвам итәчәк. Биредә “Мөселманнар һәм иҗтимагый мөнәсәбәт” темасына утырыш үтәчәк. Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү күздә тотыла.