Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясен кабул итте

01 апрель 2019 ел 16:05
Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясен кабул итте

Бүген, Рәҗәб аеның 25 нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Мөселман җәмгыятьләренең бөтендөнья советы рәисе Али Рәшид Әл Нуайми җитәкчелегендәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе булып китте. Чит ил кунакларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. Делегация Татарстанга Россия Федерациясе һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре партнерлыгы турында Декларация кысаларында килде, әлеге документ 2018 елда РФ Президенты В.В.Путин һәм Әбу Даби принцы Мөхәммәд бен Зәид Әл Нахайян арасында имзаланган иде. Декларациядә билгеләп үтелгәнчә, ике ил арасында хезмәттәшлек юнәлешләренең берсе булып мәгариф һәм фәнни оешмалар арасында партнерлык элемтәләрен үстерү тора.

Татарстан мөфтие делегация әгъзаларын Татарстандагы дини вәзгыять, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендәге киңкырлы эшчәнленге белән таныштырды.

“Беренче чиратта, әлеге эшчәнлек ислам мәгарифе системасы үсеше аша тормышка ашырыла. Әлеге система кысаларында мөселман яшьләре ислам традицияләрен һәм белемнәрен үзләштерә, бу исә экстремизм күренешләрен булдырмый калуның бер ысулы. Безнең бүгенге бурыч – Россия дин галимнәре мәктәбен торгызу, дини уку йортларына иң яхшы мөгаллимнәрне һәм сәләтле студентларны җәлеп итү”, – дип ассызыклады ул. Камил хәзрәт кунакларга шулай ук мөфтиятнең медиапроектлары, аерым алганда,  беренче мөселман телевидениесе – "Хозур ТВ"ның уңышлары турында сөйләде.

Очрашу истәлеге итеп мөфти доктор Әл Нуаймига нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты бастырган кече форматтагы Коръән басмасын һәм Шиһабетдин Мәрҗаниның алты томлыгын бүләк итте.  

Алга таба делегация белән очрашу Казан Кремлендә дәвам итте. Очрашуны Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев уздырды. Әңгәмә барышында Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында ислам мәгарифе өлкәсендә хезмәттәшлек юнәлешләре хакында фикер алышу узды.

Фото ТР Дәүләт Киңәшчесе сайтыннан алынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы