Татарстан мәчетләре тәртипкә китерелде

22 апрель 2019 ел 09:27
Татарстан мәчетләре тәртипкә китерелде

Үткән ял көннәрендә Татарстан мөхтәсибәтләрендә язгы чистарту өмәләре булып узды. Әлеге чаралар киң колачта Изге Рамазан аена әзерләнүне дә күздә тотып башкарылды.

Гадәт буенча дини гыйбадәт йортлары һәм мәдрәләр янәшәсен, әйләнә-тирәне чистарту һәм яшелләндерү апрель аеның соңгы ял көннәрендә мәхәллә халкына алдан игълан биреп үткәрелә. Моннан тыш, муниципалитет һәм халык ярдәме белән чистарту өмәләрен зиратларда да уздыру ниятләнә.

Татарстан дин әһелләре катнашында узган өмәләрдә мәчет яннарын көнкүреш калдыкларыннан чистартты, корыган үләнне һәм куакларны юк итте, агачларны һәм бордюрларны агартты. Моннан тыш, чистарту, юу эшләре бүлмәләрдә, коридорларда һәм гыйбадәт залларында да дәвам итте.

Ахырдан барлык чүп-чар чүп җыю урыннарына озатылды.

Мисал өчен, Арча мөхтәсибәте вәкилләре башлангычы белән күпләгән яшьләр шәһәрнең Җәмигъ мәчетен рәткә китерде. Рамазан ае якынлашу хөрмәтенә узган чарада җиң сызганып эшкә килүчеләр әйләнә-тирәне тырмалады, вак куаклар һәм чәчәкләр утырту өчен җирне әзерләде, җиләк-җимеш агачларын корткычларга каршы тору өчен эшкәртте, чәчәк савытларын әзерләп куйды. Арча мөхтәсибәтенә караган барлык мәчетләрдә җыештыру өмәләрендә өч йөздән артык кеше катнашты.

Питрәч мөхтәсибәте вәкилләре Үзәк мәчет янәшәсен Рамазан ае алдыннан ялт иттерде. Биредә ифтарлар мәчет янындагы бүлмәдә узар дип көтелә. Өмәгә килүчеләр мәчет янын гына җыештырып калмады, эш ишегалдында, урамда да дәвам итте.

Чистай мөхтәсибәте мәчетләренә йөрүчеләр һәм мөселман яшьләре берлеге әгъзалары шулай ук массакүләм төстә өмә үткәрде. Чистарту эшләре Камалия мәдрәсәсе һәм Ислам үзәге территориясендә дә үтте.

"Чисталык иманның яртысы", – дигән истә тотып Чаллы шәһәре мәчетләрен җыештыру өмәләренә шулай ук мәхәллә кешеләре һәм мәдрәсә шәкертләре барлык эшләрен ташлап Аллаһ йортларын чистартырга чыкты. Чара вакытында гадәттәгечә ир-атлар урам территориясендә, ә хатын-кызлар мәчет эчендә эшләделәр. Башкалардан аермалы буларак, биредә өмәләр чәй эчү мәҗлесе белән тәмамланды. Аллаһы кылган изге гамләррәребездән разый булсын!

Халык катнашында өмәләр зиратларда шулай ук киң колай белән башланып китте. Беренчеләрдән булып әлеге изге эшкә Питрәч һәм Бөгелмә мөселманнары чыкты.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасында “Чиста мәчет” акциясе барышында яшь активистлар Рамазан ае алдыннан республика мәчетләрендә җыештыру-чистарту эшләрен башкарып киләләр. Быел акциянең яңа сезоны 31 мартта башланып китте. Бу көнне волонтерлар командасы Лаеш районы Усад авылының “Ихлас” мәчетен тәртипкә китерде. Өмә шулай ук Казан шәһәренең Борисоглебск бистәсенең “Өмет” мәчетендә дә оештырылды. Шунысын билгеләп узарга кирәк: “Чиста мәчет” акциясе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан 2017 елдан бирле тормышка уздырыла. Бу вакыт эчендә акциягә йөзләп яшь мөселман-волонтер җәлеп ителде, алар әлеге хәйрия чарасы кысаларында Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре алдыннан уннан артык мәчетне җыештырып өлгерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы