Мөфти мөхтәсибәтләр белән эшләү һәм халыкара элемтәләр буенча киңәшчеләрен билгеләде

22 апрель 2019 ел 10:51
Мөфти мөхтәсибәтләр белән эшләү һәм халыкара элемтәләр буенча киңәшчеләрен билгеләде

Бүген, Шәгъбан аеның 17 нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә атналык эш киңәшмәсе узды. Җыелышта күтәрелгән башка мәсьәләләр белән беррәттән, Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа кадрлар билгеләнү турында да хәбәр итте.

Хәзрәт коллективка мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе итеп Равил хәзрәт Зөфәровны тәкъдим итте. Аңа әлеге җаваплы вазифаны йөкләгәндә, мөфтият башлыгы Равил хәзрәтнең күпьеллык һәм уңышлы эш тәҗрибәсен: ул 2011 елдан Аксубай районы имам-мөхтәсибе булуын, имамнарның җирлекләрдә эшләү характерын белүен, шулай ук нәзарәт һәм мөхтәсибәтләр алдында торган бурычларны яхшы аңлавын истә тотты. Равил хәзрәт 1973 елда Аксубай районында туган. Нурлат мәдрәсәсен тәмамлаган һәм Россия ислам институтында “теолог” белгечлеге буенча укуын төгәлли. Өйләнгән, алты бала тәрбияләп үстерә. Моннан тыш, Равил хәзрәт Татарстанның көньяк төбәге казые вазифасын да башкара һәм республикабыз дин әһелләре арасында зур абруйга ия. Мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе яңа вазифада үз эшчәнлеген әлеге бурычлардан аерылмыйча дәвам иттерәчәк.

Тагын бер имам-мөхтәсиб – Түбән Кама мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимовны мөфти халыкара элемтәләр буенча үзенең киңәшчесе итеп билгеләде. Салих хәзрәт нефтехимия башкаласында мөхтәсибәтне 2017 елдан бирле җитәкли һәм эш дәверендә ул үзен җаваплы һәм перспективалы җитәкче, актив һәм компетентлы дин әһеле буларак танытты. Салих хәзрәт 1977 елда Башкортстан Республикасы Дәүләкән шәһәрендә туган, “Әбу нур” (Сүрия) мәдрәсәсен һәм Икътисад, идарә һәм хокук институтын (Казан) тәмамлаган. Өйләнгән, 4 бала тәрбияләп үстерә. Ул шулай ук Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе вазифасында үз эшчәнлеген дәвам иттерәчәк.

Киңәшмәдә Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең яңа киңәшчеләрен сәламләде һәм аларга өммәтебез һәм Татарстанда ислам үсешенә хезмәт итүдә уңышлар теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы