ТР Президенты RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен күреп китте

25 апрель 2019 ел 12:53
ТР Президенты RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен күреп китте

Бүген, Шәгъбан аеның 20нче көнендә, «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» икътисад саммиты кысаларында хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсенең икенче көне дәвам итә. Күркәм гадәткә әйләнгәнчә, аның иң мәртәбәле кунагы булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торды - ул шәхсән үзе экспозиция белән танышып чыкты һәм аның оештыручылары һәм катнашучылары белән аралашты.

Күргәзмәгә керешкә Рөстәм Нургалиевичны саммитның күпләгән кунаклары һәм катнашучылары белән бергә Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина каршылады. Мөфти хәзрәтләре республика Президентын сәламләп аңа кыскача күргәзмә, аның экспонентлары һәм күрсәтелгән хәләл сәнәгате өлкәләләре турында сөйләде.  Елдан-ел күбрәк танылып барган RUSSIA HALAL EXPO Халыкара күргәзмәсе быел Россиядә һәм аның хәләл үсеше тарихында иң зурлардан санала. 2018 елда күргәзмәнең экспозициясе 1,4 мең кв. м. мәйданны биләгән булса, быел ул 3,5 мәртәбәгә киңәеп, 5 мең кв.м. тәшкил итә. Күргәзмә азык-төлек һәм туклану, косметика һәм химик сәнәгать, мода һәм матурлык индустриясе, туризм һәм кунакчыллык, күпләп һәм ваклап сату, финанслар һәм инвестицияләр, киң кулланыштагы товарлар секторлары компанияләрен үз эченә берләштереп, икътисадның барлык өлкәләрен диярлек колачлый.  Барлыгы 84 экспонент. Күргәзмәне оештыручылар - ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, "Хәләл" стандартлары Комитеты, ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте. 

ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары файдаланылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы