Мөфти KazanSummit-ның пленар өлешен Коръән аятьләре белән ачып җибәрде

25 апрель 2019 ел 13:42
Мөфти KazanSummit-ның пленар өлешен Коръән аятьләре белән ачып җибәрде

Бүген, Шәгъбан аеның 20-нче көнендә, Казанда XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» икътисад саммитының пленар утырышы булып узды. Саммитның төп рәсми өлешен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде - ул Изге Коръәннең аятьләрен укып, дога кылды. Мөселманнар башлыгы җыелган күпләгән кунаклар һәм катнашучылар алдында "Нур" сүрәсенең 35-38 аятьләрен башкарды. Аларда түбәндәгеләр әйтелә: 

"Аллаһ – күкләрне һәм җирне (кояш һәм ай яктысы белән) яктырта. Аның нуры эчендә (зур һәм ялтырап торган) кандил булган (һәм тәрәзәсез булганы өчен яктылыкны нык саклаган) бер уем кебек, ул кандил пыяла эчендә, пыяла исә әйтерсең энҗе кебек (ялтырап торган) бер йолдыз. (Эчендәге филтәсе) Көнчыгышныкы да булмаган, көнбатышныкы да булмаган (шуңа күрә кайбер чакта гына кояшлы булмыйча, гадәттә көне буе кояшлы торган Урта Көнчыгыш төбәгенең бәрәкәтле туфракларында үсә торган бик файдалы) һәм мөбәрәк агач булган зәйтүннән (ясалган майдан) яндырып җибәрелә. Аның мае (шундый якты ки,) аңа ут кагылмаса да, яктыртырга әзер. Нур өстенә (кушылган) нур! Аллаһ теләгәннәрен нурына ирештерә. Аллаһ кешеләр (гыйбрәт алсыннар) өчен (алар аңларлык рәвештә) үрнәкләр китерә. Аллаһ – һәрнәрсәне белүче (35). Биек итеп корылуына һәм эчләрендә исеме искә алынуына Аллаһ рөхсәт (һәм әмер) биргән йортларда (мәчетләрдә) – әнә шунда иртән һәм төштән соң (иртә, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазларын укып,) Аны тәсбих итәләр (36). Шундый ирләр, (юлчылыктагы) сәүдә дә, (мәмләкәтләрендәге файдалы) сату да аларны (тел һәм күңел белән) Аллаһны зикер итүдән, намаз укудан һәм зәкәт бирүдән читкә юнәлдерми. (Чөнки) Алар йөрәкләр һәм күзләр (күргән дәһшәтләр сәбәпле, үз урыннарыннан чыгып, аңламас һәм күрмәс бер хәлдә калып, әле котылу теләге, әле һәлак булудан курку белән уңга-сулга карана-карана) әйләнеп торасы көннән куркалар (37). Аллаһ (бу тәсбих һәм куркулары сәбәпле) аларга кылган (күркәм) нәрсәләрнең (теләсә кайсына карап түгел,) иң яхшысы өчен әҗерен бирсен һәм аларга фазылыннан (аларның хәтта акылларына да килмәгән нигъмәтләрне) арттырсын өчен (тәсбих итәләр). Аллаһ Үзе теләгән кешеләрне (мәхлуклар санап бетерә алмаслык дәрәҗәдә) хисапсыз ризыкландырыр (38).

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, мөселман дәүләтләре оешмалары белән хезмәттәшлек буенча Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрының махсус вәкиле Константин Шувалов, Төркия Палаталар һәм биржалар берлеге президенты Рифат Хисарҗиклыоглу һәм башкалар катнашты. 

Татарстан Президенты үзенең чыгышында: «Бүген ислам икътисады дөнья икътисадының аерылгысыз өлеше булып тора. Экспертлар бәяләгәнчә, ислам икътисады активларының суммар күләме 4,5 трлн доллардан артык бәяләнә. Биш елдан соң ул 7 трлн долларга кадәр артырга тиеш. Ислам финанслары, төрле хәләл секторлар-туклану продуктлары, туризм, мода, мультимедиа һәм күңел ачу, медицина, косметика һәм башка юнәлешләрдә сизелерлек үсеш ала», - диде. Ислам финанс механизмнары, базарлар һәм тармаклар Ауропада, Төньяк Америкада һәм Азиядә эшлекле даирәләрне күбрәк җәлеп итә, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бүген Татарстан ислам дөньясы белән икътисадый элемтәләрне киңәйтү өстендә актив эшли. Дубай экспорт үзәге хәләл продукцияне экспортка чыгару өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча Татарстанның партнеры булып тора. Россиянең эчке базары өчен хәләл продукция җитештерү буенча якынча 50 Татарстан предприятиесе аккредитацияләнгән. "Тышкы базарга чыгу өчен халыкара сертификация алырга кирәк. Бу федераль хакимият органнары белән уртак эш таләп итә. Хәләл-экспорт безнең тышкы тәэмин ителешнең мөһим өлеше булырга тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Нургалиевич. 

Татарстан казанышлары арасында республика башлыгы хәләл индустрияне һәм «хәләл лайфстайл»ны үстерү эшен, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы буенча оештырылган Техник комитеты һәм "Хозур ТВ" беренче мөселман телевидениесе эшчәнлеген билгеләп үтте. 

ТР Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев үз чыгышында исламның Россиядә беренче тапкыр 922 елда хәзерге Татарстан территориясендә Болгар дәүләтендә кабул ителүен искәртте. Ул хәбәр иткәнчә, 2017 елда нәкъ менә Болгарда ислам академиясе төзелгән һәм ачылган, бу - барган үзгәрешләрнең зур казанышы, диде ул. Минтимер Шәймиев "Россия - Ислам дөньясы " стратегик караш төркеме эшчәнлеген дә билгеләп үтте. 

- Татарстан - күпмилләтле республика, монда һәр дин, һәр милләтнең үз урыны бар. Бу - зур казаныш, бөек эш, - диде ул.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы