Нәзарәт «Ак Барс Капитал» белән берлектә кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләүнең хәләл методикасын эшләде

25 апрель 2019 ел 16:29
Нәзарәт «Ак Барс Капитал» белән берлектә кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләүнең хәләл методикасын эшләде

Бүген KazanSummit 2019 кысаларында Россия ислам финанслары өлкәсендә чираттагы мөһим вакыйга булды: ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Ак Барс Капитал» идарә компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Әлеге килешү мөселманнар өчен биржа базарында Ислам кануннары нигезендә эшләнгән кыйммәтле кәгазьләрны сайлау мөмкинлеген киңәйтәчәк.

Кыйммәтле кәгазьләргә хәләл инвестицияләү методикасын булдыру белән Россия ислам институты белгечләре шөгыльләнә, алар үз эшләнмәләрен тикшреү өчен ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасына тапшырды. Голәмәләр тарафыннан проект хупланды, аңа тышкы шәригать контроле беркетелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге методика Россиядә беренче хәләл пай инвестиция фонды булдыру өчен нигез булачак.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм "АК БАРС Капитал" ИК ҖЧҖ генераль директоры Рамил Гайзатуллин хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар. Мөфти хәзрәт яңа методиканың механизмын аңлатты:

- Пай инвестиция фондлары базарда кыйммәтле кәгазьләрне сату-алу белән шөгыльләнә, ул төрле компанияләрнең акцияләре белән тулган. Аларның бер өлеше генә ислам этика күзлегеннән кулай операцияләр белән шөгыльләнә. Без шуларны сайлап алу фильтрын һәм Ислам таләпләренә туры килә торган кыйммәтле кәгазьләрне сайлап алу мөмкинлеген булдырдык, – дип хәбәр итте ул. Моннан тыш, мөфти билгеләп үткәнчә, шәригать контроле комитет тарафыннан гамәлгә ашырылачак, ул әлеге методиканың үтәлешен күзәтеп торачак. Ул «Ак Барс Капитал» идарәче компаниясе структурасына кертеләчәк.

Моннан тыш, кичә KazanSummit кырларында Россиядә беренче тапкыр РИИ базасында АAOIFI  имтихан үзәген булдыру турында килешүгә кул куелды. Килешү чит илгә чыкмыйча, ислам финанслары буенча имтихан тапшыру мөмкинлеге бирәчәк. Ягъни хәзер ислам финанслары өлкәсендә Россия Федерациясе территориясендә эксперт булырга мөмкин булачак. Әйтергә кирәк, хезмәттәшлек турында мондый килешүне AAOIFI Россиядә беренче тапкыр имзалый.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы