Мөфти KazanSummit-ның олы кунакларына Татарстанда ислам үсеше турында сөйләде

26 апрель 2019 ел 08:19
Мөфти KazanSummit-ның олы кунакларына Татарстанда ислам үсеше турында сөйләде

XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» икътисад саммиты эшенең икенче көнендә Татарстан мөфтие эшлекле очрашулар үткәрде. Шундый очрашуларның иң мөһиме Бәхрәйнның ислам эшләре буенча Югары Совет президенты, шәйх Абдулрахман бин Мөхәммәд бин Рәшид Әл Хәлиф һәм Бәхрәйнның Россиядәге Илчесе Әхмәд Абдулрахман Алсаати белән узды. Саммитның мөхтәрәм кунаклары белән әңгәмәне Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үткәрде, бүгенге көндә республика Бәйрәйн белән актив багланышта тора: эшлекле һәм рәсми делегацияләрнең визиты оештырыла, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре үсә. Очрашуда икътисадның төрле өлкәләрендә багланышларны ныгыту адымнары каралды.

Бәхрәйн вәкилләре үз чиратында хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO 2019 күргәзмәсе эшенә карата зур кызыксыну белдерде. Экспозиция белән аларны Камил хәзрәт Сәмигуллин таныштырды. Аннан әңгәмә барышында ул Россия хәләл сәнәгатенең заманча тенденцияләре һәм аның үсеш перспективалары турында сөйләде. Мөфти хәзрәт шулай ук кунакларны Татарстанда дини өлкәнең үзенчәлекләре һәм Россия өммәтен үстерүнең өстенлекле юнәлешләре белән таныштырды. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары башлыгы нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләде. Кунаклар мөфтиятнең Коръәнне өйрәнү, мөселман белем бирү системасы, нәшрият һәм дәгъват эшчәнлеге өлкәсендәге казанышларын уңай бәяләп, бу юнәлешләрдә хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдереде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы