KazanSummit-2019да нәзарәтнең Хәләл стандарты комитеты ике мөһим килешү имзалады

26 апрель 2019 ел 11:44
KazanSummit-2019да нәзарәтнең Хәләл стандарты комитеты ике мөһим килешү имзалады

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты хезмәттәшлек турында ике килешү төзеде. Килешүләрне имзалау XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» еллык икътисад саммиты мәйданчыгында оештырылган хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO хәләл-индустрия күргәзмәсе кысаларында узды.

Шулай итеп, кичә, Шәгъбан аеның 20 нче көнендә, Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынау үткәрү Дәүләт төбәкара үзәге белән стандартлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты һәм Татарстан Республикасында Росстандартның стандартлаштыру һәм метрология үзәге бергә ашамлыкларның хәләллеге буенча тиешле таләпләргә туры килүен раслау турында килештеләр. Алар шулай ук уртак консультацияләр, семинарлар, хәләл продукцияне сынау чаралары үткәрәчәк. Моннан тыш, киләсе елдан яклар “Татарстан Республикасында яхшы товарлар һәм хезмәтләр” конкурсына “Хәләл продукция” номинациясен кертергә планлаштыралар. Килешүгә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм Татарстан Республикасында Росстандартның стандартлаштыру һәм метрология үзәге директоры урынбасары Андрей Макаров үз имзаларын куйдылар.

Күргәзмә кысаларында шулай ук РУК Казан кооператив институты белән хезмәттәшлек турында рәсми килешү имзалану чарасы узды. Документ ККИ РУК базасында “хәләл” буенча төрле форматта һәм уку юнәлешләре буенча үзәк төзүне күздә тота. ККИ РУК базасында “хәләл” стандарты буенча бизнес өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү татар эшмәкәрләре, фермерлар, кооперативларның көнкүреш базарын киңәйтү мөмкинлеген бирәчәк, шул ук вакытта авылда тормыш алып баруны саклап калырга, татар авылларының алга китүенә ярдәм итәчәк. Килешүне Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм РУК Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева имзалады.

Моннан тыш, KazanSummit-2019 мәйданчыгында ислам финанслары һәм хәләл индустрия үсеше өчен кадрлар әзерләү өчен килешүләр төзелде. Беренче килешүне ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Ак Барс Капитал» идарә компаниясе белән хезмәттәшлек итү турында төзеде, аның нигезендә мөселманнар өчен биржа базарында Ислам кануннары нигезендә эшләнгән кыйммәтле кәгазьләрны сайлау мөмкинлеге киңәйтеләчәк. Кыйммәтле кәгазьләргә хәләл инвестицияләү методикасын булдыру белән Россия ислам институты белгечләре шөгыльләнә, алар үз эшләнмәләрен тикшреү өчен ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасына тапшырды. Голәмәләр тарафыннан проект хупланды, аңа тышкы шәригать контроле беркетелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге методика Россиядә беренче хәләл пай инвестиция фонды булдыру өчен нигез булачак.

Шулай ук KazanSummit кысаларында Россиядә беренче тапкыр АAOIFI РИИ базасында имтихан бирү үзәген булдыру турында килешү имзалады. Килешү Ислам финанслары буенча имтиханны чит илгә чыкмыйча бирү мөмкинлеген күздә тота. Димәк, ислам финанслары өлкәсендә Россия Федерациясе территориясендә дә экспертлар әзерләнәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы