Диния Нәзарәте һәм мөхтәсибәтләр Татарстанның мөселман зиратларын чистарта

27 апрель 2019 ел 11:41
Диния Нәзарәте һәм мөхтәсибәтләр Татарстанның мөселман зиратларын чистарта

Бүген, Шәгъбан аеның 22 нче көнендә, мөселман дин әһелләре шәһәркүләм җыештыру-чистарту өмәсендә катнаштылар. Гадәттәгечә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте коллективына әлеге саваплы эшне башкару өчен “Хозур” нәшрият йорты, “ТР Вакыф” Фонды, “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре, “Мөхәммәдия” һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре кушылды. Өйләгә кадәр барлыгы сиксәнгә якын кеше җыештыру эшләрендә катнашты.

Өмәдә катнашу өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Яңа бистә зиратын сайлады: биредә илледән артык күренекле дин әһелләре, мәгърифәтчеләр, галимнәр, остазлар җирләнгән. Шулар арасында: Галимҗан һәм Салихҗан Галиевләр, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Шәйхелислам Хәмиди, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов.

Өмәдә катнашучылар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.

Ахырдан күмәк рәвештә әлеге зиратта үзләренең соңгы сыену урыннарын тапкан дин әһелләренең, күренекле мәгърифәтчеләрнең, остазларның рухларына дога кылынды.

Татарстанның барлык мөхтәсибәтләрендә дә республиканың мөселман зиратларын тәртипкә китерү дәвам итә. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/media/galleries/galleries_1577.html

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы