Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары төгәлләнде. Мөфти шәһадәтнамәләрне үзе тапшырачак

29 апрель 2019 ел 16:23
Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары төгәлләнде. Мөфти шәһадәтнамәләрне үзе тапшырачак

Иртәгә, Шәгъбан аеның 25 нче көнендә (30 апрельдә), Татарстанның 20 мәчетендә татар теле курслары төгәлләнә. Ярты елга исәпләнгән әлеге бушлай курслар 2018 елның 1 октябреннән Казанның 5 мәчетендә һәм Татарстанның 15 районында – Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Норлат, Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск, Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә  уздырылды.

Башкаланың «Тынычлык», «Ризван», «Гаилә», «Ярдәм», «Әниләр» мәчетләре каршында оештырылган курсларны ябу тантанасы иртәгә 17.00дә ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә үтәчәк. Тыңлаучыларга үзләштерелгән белем күләме нигезендә сертификатларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе тапшырачак. Бөтен республика буенча татар теленә өйрәнү курсларын башыннан ахырына кадәр барлыгы 425 кеше тәмамлый. Курсларга якынча 600 кеше йөрде.

Татар теле курслары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан икенче тапкыр оештырылды. Дәресләр атнасына ике тапкыр уздырылды. Аларны югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барды. Укыту процессында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеге файдаланылды. Моннан тыш, теләүчеләр өчен өстәмә ислам дине мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге дә каралган иде. Курслар 48 академик сәгатькә исәпләнде.

Курсларның беренчесе 2018 елның февраль – апрель айларында Татарстанның 10 мәчетендә оештырылган иде.

Барлык ММЧ вәкилләре татар теле курсларын ябу тантанасында катнашырга чакырыла. Аккредитация өчен телефон: 89172939706.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы