Казанда хәйрия ифтары узды: Рамазан аенда узган чарада 250 мохтаҗ катнашты

24 май 2019 ел 14:16
Казанда хәйрия ифтары узды: Рамазан аенда узган чарада 250 мохтаҗ катнашты

Кичә, Рамазан аеның 18 нче көнендә, “Туган авылым” милли комплексында ТР Диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды үз карамагындагы балалар өчен ифтар ашы оештырды. Рамазан ае уңаеннан уздырылган чарада 250 кеше катнашты. Кичке ашка ДЦП диагнозлы, аутизм белән авыручы балалар, аларның әти-әниләре, ятимнәр, начар күрүчеләр, сукырлар, аз керемле һәм күп балалы гаиләләр җыелды. Кунаклар арасында мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, «Әлфия Афзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды» президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Афзалова һәм башкалар бар иде.

Ифтар программасы рәсем ясау, кул эшләре һәм химия тәҗрибәсе буенча күңел ачу мастер-классларыннан башланды. Чакырылган «Бәхет ачкычы» үзәге осталары балаларны брошка ясау сәнгатенә өйрәттеләр, ә бу вакытта башка балалар мәчет ясарга өйрәнделәр. Аниматорлар бәйрәм һава шарлары тараттылар.

"Зәкят» фонды карамагындагы Тимур Фазлыев бәйрәмгә рәсми башлангыч бирде, ул Коръән аятьләрен укыды. Аннары “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов оештыручыларга, иганәчеләргә һәм волонтерларга рәхмәт белдерде, алар балалар өчен бу бәйрәмне оештырырга ярдәм итә. Ул шулай ук «Зәкят» фонды белән күп еллар хезмәттәшлек итүчеләргә һәм ярдәм күрсәтүчеләргә, бу эштә битараф булмаучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Аннары мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул дини һәм милли мәнфәгатьләргә карамастан, кешеләрнең бердәмлегенең мөһимлеген билгеләп үтте:

– Бүгенге чара безне – рус һәм татарларны, христиан һәм мөселманнарны берләштерде. Аллаһы Тәгалә – Яралтучыбыз, без барыбыз да аңа кайтачакбыз. Тормышыбызда нинди генә хәлләр булмасын, Раббыбыз безгә нинди генә сынаулар җибәрмәсен, без матур сабырлык күрсәтергә тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләрен искә төшерәсем килә: «Ятимнәрнең, авыручыларның һәм мохтаҗларның догалары сәбәпле сез, сәламәт кешеләр, бу дөньяда яшисез». Рамазан ае мөселманнарга гына түгел, барлык якыннарыңа ярдәм итү ае булып тора. Без барыбыз да Адәм галәйһиссәлам балалары".

“Зәкәт” фондына үткәргән чараларга берничә ел килгән Кадыйровлар гаиләсе бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Зөһрә Кадыйрова бәйрәмгә ире һәм ике кызы белән килгән:

– Безнең гаиләдә үзенчәлекле бала бар. Кече кызыбызга ДЦП һәм тетрапарез диагнозы куйдылар. Берничә ел инде без бөтен гаиләбез белән “Зәкят” фондына йөрибез, балалар дәресләренә дә һәм әниләр өчен оештырылган ял сәгатьләренә дә килергә тырышабыз. Мондый очрашулар нәтиҗәсендә без ялгыз түгеллегебезне аңлыйбыз. Биредә безнең авыруны аңлап кына калмыйча, һәрвакыт рухи яктан да ярдәм итә торган кешеләр бар. Мин аларга моның өчен бик рәхмәтле».

Очрашу ахырында балаларны һәм әниләрне бүләкләр биреп сөендерделәр һәм чәй өстәле янында сыйладылар.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте халыкның социаль яктан якланмаган бик күп катламнарына ярдәм күрсәтү буенча мөһим башлангычларны актив рәвештә гамәлгә ашыра. Әлеге эшчәнлек мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан башкарыла. Фондның иң мөһим башлангычларыннан берсе – авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа. Әлеге программа 2016 елдан бирле эшләп килә. 2018 елда “Зәкят” фонды мәрхәмәтле кешеләр һәм гаммәви мәгълүмат чаралары ярдәмендә 71 баланың тернәкләнү һәм дәвалану курсын, шулай ук 3 сабыйга катлаулы операция бәясен түләү өчен акча җыеп түләде. Фонд канаты астындагы бәләкәчләрнең күпчелеге ДЦПның авыр формаларыннан интегә һәм аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә.

Авыру балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән тагын бер әһәмиятле проект булып «Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк» проекты тора. Ул Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. Татарстан өчен уникаль саналган әлеге проектның 2017 елның ноябрендә башланган беренче сезоны кысаларында 130 гаилә өчен 500ләп дәрес үткәрелде. Яңа сезонда проект «Хәят» исеме астында эшли башлады һәм үзенә йөрүчеләр санын 250 кешегә кадәр арттырды. Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы