«Рамазан – изге гамәлләр ае»: аз керемле гаиләләргә балалар коляскалары бүләк иттеләр

28 май 2019 ел 16:28
«Рамазан – изге гамәлләр ае»: аз керемле гаиләләргә балалар коляскалары бүләк иттеләр

Изге Рамазан ае төгәлләнергә алты көн калып бара һәм изгелекләр эшләү дәвам итә. Бүген, Рамазан аеның 23 нче көнендә (28 май), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләргә балалар коляскалары бүләк итте. "Зәкят" хәйрия фондына битараф булмаган казанлылар тарафыннан кулланылышта булган, әмма яхшы сакланган 13 коляска бирелгән. Арбаларның барысы да ялгыз, күп балалы һәм үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләргә тапшырылды. Алар Казанда гына түгел, Татарстан һәм Чуашстан районнарында яшиләр.

“Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе республикабызда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән Рамазан аеның беренче көненнән башланып китте. Акция барышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте мохтаҗларга комплекслы ярдәм күрсәтте: азык-төлек, акча һәм кием-салым белән ярдәм итте. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан Рамазан ае тәмамланганчы 1,5 тонна азык-төлекне 300 гаиләгә бүлеп бирү планлаштырыла. Азык-төлек пакетларына көнбагыш мае, карабодай, токмач, дөге яки манный ярмасы, печенье һәм чәй кергән. Моннан тыш, акция кысаларында Татарстан Республикасының барлык мөхтәсибәтләренә Ураза бәйрәме һәм Балаларны яклау көне уңаеннан мохтаҗларга өләшү өчен җәйге сезонга балалар киеме комплектлары тапшырылды. Киемне бүлеп бирү урыннарда исемлекләр буенча тормышка ашырыла. Татарстанда финанс чараларын җыю игълан ителү нәтиҗәләре буенча,  "Зәкят" Фонды тарафыннан шулай ук 5 авыру балага матди ярдәм күрсәтелде. Ярдәм итү өчен акча җыю дәвам итә.

Мөхтәрәм татарстанлылар! Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Изге ай дәвам итә, һәм безнең тагын ике балага могҗиза бүләк итү өчен менә дигән мөмкинлегебез бар. Аяз Хәсәншинга – 6 яшь, аның үзәк нерв системасына резидуаль-органик яктан зыян килгән, аутентик спектры какшаган. Савыгу өчен аңа дәвалану курслары үтәргә кирәк, моның өчен зур акчалар таләп ителә. Чираттагы тернәкләнү курсы 79 200 сум тора.

Тагын бер герой – Саша Комаров. Аңа 12 яшь. Ул бертуган игезәк балаларның берсе. Җитлекмичә туу аркасында, кызганыч ки, Сашага ДЦП диагнозы куялар һәм ул 1 яшьтә үк инвалидлык алган инде... Табиблар тернәкләндерү курсларына йөргән очракта, малайның үсешенә ярдәм итәргә була әле, диләр, әмма алар барысы да диярлек түләүле. Малайның әнисе баланы карый алмый, ул гаиләне финанс яктан тәэмин итүне үз өстенә алган. Сашаны ирексездән лаеклы ялга чыккан әтисе карый. Чираттагы тернәкләнү курсы 56 400 сум тора, моңа, әлбәттә, күп балалы гаиләнең мөмкинлеге юк. Малайның әти-әнисенә безнең ярдәмебез кирәк!

Ярдәм итү өчен 3116 номерына Kazan сүзен язып, буш урын калдырып һәм кирәкле сумманы күрсәтеп (50 сумнан башлап) SMS-хәбәр җибәрергә кирәк.

Акчаны шулай ук 5469 6200 1978 0699 номерлы Сбербанк картасына (Марат Раиф улы Мәрданов исеменә) күчерергә мөмкин. Акча күчерү терминаллар аша да башкарыла:

1. Түләүләрдә – "Другие категории" кнопкасы.

2. “Зәкят” хәйрия фонды кнопкасы – өстә.

3. Графада – ФИО һәм сумма.

4. Акча балалар өчен тотыла.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Иң яхшы сәдака – Рамазан аенда бирелгән сәдака", – дигән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы