Дагыстан мөфтие – Диния Нәзарәтендә: “Татарстанда әзерләнгән тәфсиргә рецензия язуны олы дәрәҗә итеп бәялибез”

29 май 2019 ел 13:31
Дагыстан мөфтие – Диния Нәзарәтендә: “Татарстанда әзерләнгән тәфсиргә рецензия язуны олы дәрәҗә итеп бәялибез”

Бүген, Рамазан аеның 24 нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Дагыстан Республикасы мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев җитәкчелегендәге делегация булды. Әлеге делегация составына шулай ук Дагыстан ислам университеты ректоры Магомед Абдулаев, Дагыстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев, ТРда Дагыстан якташлык җәмгыятенең рухи-әхлакый бүлек мөдире Шамил Корбанов керде. Мөхтәрәм кунакларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов каршы алдылар.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин беренче эш итеп кунакларга Татарстан мөфтиятенең оешу тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләп узды. Үз чыгышында мөфти урынбасары шулай ук татар халкының 1917 елгы революциягә кадәр нәшер ителгән бай дини мирасына һәм рухи мәдәният үзенчәлекләренә дә тукталып үтте. Кунаклар Татарстан башкаласында җылы кабул итүгә рәхмәт сүзләрен белдереп, Шәһре Болгар шәһәренә сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар: “Борынгы Болгар җирендә булганда мөмкин кадәр күбрәк бай тарих белән танышырга һәм рухи мирас ядкарьләрен карарга тырыштык. Тарихи җирлектә алып барылган эшләргә сокландык, ике ел элек үз ишекләрен ачкан Болгар ислам академиясен карадык”. Кунаклар алдагы ике көн дәвамында Татарстан башкаласының истәлекле урыннарында – Казан Кремле музей-тыюлыгында, Кол Шәриф мәчетендә булырга ниятләүләрен белдерделәр.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин кунакларга бик теләп Татарстандагы дини мәгариф турында җентекләп сөйләде: “Татарстанда бүгенге көндә ислам мәгариф системасы дүртбаскычлы булып формалашып җитте. Ул да булса: башлангыч дини белем бирүче мәчет каршындагы курслар, урта дини белем бирүче мәдрәсәләр, югары дини белем бирүче Россия ислам институты һәм Казан ислам институты һәм магистрларны әзерләүче Болгар ислам академиясе. Татарстанда бүгенге көндә 9 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшләп килә, аларда 240 югары квалификацияле остаз укыта, аларның җитмештән артыгы фән кандидатлары, докторлар. Барлык уку бүлекләрендә белем алучы шәкертләрнең саны дүрт меңнән артып китә. Мөселман белем бирү (мәгариф) оешмалары уку-укыту эше бердәм мәгариф стандартлары буенча алып бара”.

Очрашу барышында һәм нәзарәт буенча экскурсия үткәргәндә, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин нәзарәтнең дини мәгариф өлкәсендәге казанышларыннан тыш, социаль өлкә, яшьләр белән эшләү һәм китаплар нәшер итү өлкәсенә дә тукталып китте. Соңгысы турында тулырак сөйләү өчен сүзне мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, “Хозур” нәшрияты директоры Ришат Хәмидуллинга бирде: “Нәшриятыбыз ачылганнан бирле, Дагыстан мөфтияте белән хезмәттәшлек алып баруны һәм дини мәгърифәтчелек өлкәсендә багланышлар урташтыруны үзебезгә бурыч итеп куйдык. Теливидение эшләп киткәндә фильмнар, кыска видеолар сорап сезгә мөрәҗәгать иттек, кулдан килгәнчә ярдәм иттегез, барысы өчен дә зур рәхмәт. Без хәзерге вакытта “Хозур ТВ”ның географиясен киңәйтү өстендә эшлибез, Раббыбыз Үзе ярдәмче булсын".

Очрашу барышында Ришат Хәмидуллин Нәзарәт исеменнән янә бер үтенеч белән мөрәҗәгать итте – берничә ел дәвамында әзерләнеп килгән Коръән тәфсиренә  Дагыстан мөфтияте тарафыннан рецензия әзерләү турында. Мөфти Әхмәд хаҗи Абдулаев бу үтенечне бик теләп һәм әлеге олуг вазифаны бик зур ышанычлы дәрәҗә тапшырылу буларак кабул итте: “Әлбәттә, без бу кадәр зур хезмәт кергән эшкә төзәтүләр кертмәбез, шулай да кайбер тәкъдимнәребезне язмача җиткерербез. Мөфтиятебезгә бу эш йөкләнүне безгә карата ышанычлылыкның көчле булуы буларак бәялибез”.

Кәлам Шәрифне басмага әзерләү һәм Коръәнне өйрәнү буенча Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте зур эш башкара. Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып Коръән нәшер итү генә түгел, аны халыкара дәрәҗәдә тану да торды: 2016 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган Коръәннең яңартылган версиясе 2017 елда Сүриянең Вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән Кәрим эшләре буенча Югары комиссия тикшерүен уңышлы узды. Нәтиҗәдә, Казанда басмага әзерләнгән һәм нәшер ителгән Кәлам Шәриф халыкара стандартларга туры килү турында таныклык алды. Моннан тыш, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты Android өчен “Куръан “Казан басма” дип исемләнгән мобиль кушымта эшләп чыгарды. Күптән түгел генә мондый кушымта iOS җайланмалары өчен чыккан иде. 

Мөфтият шулай ук татар һәм рус телләрендә Коръән тәфсирләрен басмага әзерләү эшендә горурланырлык казанышларга иреште. Тәфсирләрне 2019 елда нәшер итү планлаштырыла. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы карары белән 2019 ел Тәфсир елы дип игълан ителде. 2019 ел, мөфтият Президиумы карары нигезендә, татар дин галимнәре һәм Коръән тәфсирләре авторлары Шәйхелислам Хәмиди һәм Морат Рәмзинең юбилейлары көтелү уңаеннан, шулай ук Нәзарәт тарафыннан рус һәм татар телләрендә Коръән тәфсирләре чыгарылуны истә тотып, Тәфсир елы – Год толкования Куръана дип игълан ителде. 

Очрашу бүләкләр алмашу белән дәвам итте. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Татарстан мөфтияте барлык дөньякүләм стандартларга туры китерелеп бастырган Коръән басмасын, шулай Коръәннең Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруындагы аудиоязмасын бүләк итте.

Исегезгә төшерәбез, Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев 27 май көнне Болгарда булды. Ул биредә 922 елда Ислам дине кабул ителүгә багышланган Истәлек билгесен, җир йөзендәге иң зур басма Коръәнне, Җәмигъ мәчет урнашкан урынны һәм Зур манараны карады. Борынгы истәлекләр белән танышканнан соң, мөфти Ак мәчеткә юнәлде. Биредә кунакка мәчет имамы Али хәзрәт көн дәвамында Коръән укылу проекты турында сөйләде. Дагыстан дин эшлеклесе шулай ук әлеге мәчеттә сакланучы Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм чәченең тарихы белән кызыксынды.

Бүген исә мөфти Әхмәд хаҗи Абдулаев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашу Президентның Казан Кремлендәге эш бүлмәсендә узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы