Бүген, Шәүвәл аеның өченче көнендә, Яшел үзән районы Васильево бистәсендә күптән көтелгән вакыйга – “Ихлас” мәчете янында мәдрәсә бинасын ачу тантанасы узды. Әлеге күркәм сөенечне уртаклашырга район халкы, дин эшлеклеләре, аксакаллар, эшмәкәрләр, хатын-кыз оешмалары вәкилләре җыелды. Әлбәттә, күркәм вакыйга уңаеннан барлык катнашучыларны сәламләп, тәбрикләү, вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерергә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.
Мөфти хәзрәт сәфәрен биредәге “Ихлас” мәчете эшчәнлеге белән танышудан башлады. Ул әлеге мәхәлләне оештырып йөрүче мөхтәрәм затларның берсе – 83 яшьлек Вазыйхҗан Сабирҗан улы Рәхимов белән күрешеп сөйләште. Вазыйхҗан хәзрәт биредә 2007 елда мәхәлләне оештырып җибәрә һәм мәчеткә беренче нигез ташын сала. Әлеге мәчет тиз арада сафка баса һәм 2009 елда ачыла. Ул вакыттан мәдрәсә ачуга зур ихтыяҗ туа һәм төзелешне башлап җибәрәләр. Ниһаять, бүген Татарстан мөселманнары башлыгы катнашында бина үз ишекләрен ачты.
Җыелган мәхәллә халкы һәм кунаклар алдында чыгыш ясап, Татарстан мөфтие иң беренче чиратта катнашучыларны Ураза бәйрәме белән котлады һәм гает турында язылган шигырьне укып үтте:
Чынлыкта, гает бәйрәме ул – яңа кием киючегә түгел, ул газаптан куркучыга бәйрәм!
Гает бәйрәме ул – яхшы машинага утырып килүчегә бәйрәм түгел, гает ул гөнаһларны калдыручыга чын бәйрәм!
Гает ул яңа келәмнәр җәючегә түгел – гает ул сират күперен чыга алырлык гамәл кылучыга!
Гает ул дөнья зиннәтенә киенүчегә түгел – чын гает ул тәкъвалыкка ирешә алган кешегә!
Гает ул төрле төсле зиннәткә караучыга түгел – гает ул Кыямәт көнендә Аллаһыга карауга ирешә алучыга.
Алга таба, сүзен дәвам итеп, Камил хәзрәт үзенең кайбер киңәшләрен биреп узды: “Рамазан ае бетте дип, гыйбадәтләребезне кылудан туктарга тиеш түгелбез. Рамазанда без нәфесләребез белән көрәштек, нәфесебезне тәрбияләргә тырыштык. Ни өчен? Бу бәрәкәт белән ел буе яшәрбез дип. Рамазан ул – бер мәдрәсә сыман. Нәфесләребезне тәрбияләү, күп итеп савап җыю, туганлык-кардәшлек җепләребезне ныгыту өстендә эшләдек, моның бәрәкәте, савабы бик зур”.
Мөфти хәзрәт сүзен Коръән аятьләренә аңлатма бирү белән дәвам итте. “Без намаз да укыйбыз, ураза да тотабыз, ә ни өчен Аллаһы безне барыбер сыный? Раббыбыз безгә киңәшен бирә: “Син араларында булган чакта, Аллаһы аларны җәзаландырмаячак (“Әл-Әнфәл” сүрәсе, 33 нче аять). Әгәр Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безнең арабызда булса, безгә беркайчан да афәт, зыян килмәс, дип әйтә Раббыбыз. Ләкин шундый сорау бирелергә мөмкин: Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм икенче дөньяга күчеп китте, безгә нишләргә? Әмма Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте, ул күрсәткән юл яши әле, ул бар. Әгәр дә без аның күрсәткән юлы буенча гамәл кылсак, сөннәт буенча яшәсәк, ин шә Аллаһ, бернинди афәт, проблемалар булмас. Пәйгамбәребез юлыннан тайпылмасак – ул безнең күңелләребездә дигән сүз, ул исән. Ул безнең арабызда булып чыга”.
Нәсыйхәт буларак алга таба Камил хәзрәт икенче киңәшен дә җиткерде. "(Син араларыннан аерылгач та,) Алар (тирәсендә калган зәгыйфь мөэминнәр) мәгъфирәт сораган чакта да, Аллаһы аларны җәзаландырмаячак" (“Әл-Әнфәл” сүрәсе, 33 нче аять). “Истигъфар кылучыларга Аллаһы Тәгалә беркайчан да газап бирмәс. Истигъфар нәрсә дигән сүз? Ул “Әстәгъфируллаһ” дип әйтү, тәүбә кылу, бер-беребездән дә гафу үтенү. Ләкин кайчак тәкәбберләнеп, “Мине гафу ит” дип әйтә алмыйбыз. Әбү Ләһәбне – мәлгунь кешене беләсез. Ул Пәйгамбәребезне таный иде, әмма аны кабул итмәде. Бервакыт Кәгъбәтуллаһ янына килеп, шундый дога кылды: “Ий Раббым! Әгәр Мөхәммәднең сүзләре хак булса, күктән ташлар яудырып, безне үтер”. Ул: “Миңа мондый хакыйкать кирәкми, миңа үзем уйлап чыгарган, үземнең фикерләргә нигезләнгән хакыйкать кирәк”, – ди. Күп очракта безнең дин кардәшләребез дә Әбү Ләһәб сыман хакыйкатьне тыңламыйча, дәлилләргә нигезләнмичә, үз фикерләре буенча гамәл кылырга тырышалар. Бу кем гамәле? Бу – Әбү Ләһәбнең гамәле. Аллаһы Тәгалә барыбызны да шундый гамәлләрдән сакласын, шундый матур мәдрәсәләрдә укуны насыйп әйләсен”.
Үз чыгышы ахырында Татарстан мөфтие өммәтебез үсешенә караган кайбер мәгълүматлар белән дә уртаклашты: “Соңгы елларда республикабызда ике атнага бер яңа мәчет ачыла. Мин мөфти булып эшли башлаганда 1080 мәчет теркәлү узган иде, бүген 1580 мәчетебез бар. Ягъни алты елда 500 яңа мәчет ачылды дигән сүз. Бу бик зур сөенеч, җәмәгать. Хәзер безгә мәдрәсәләр булдыру өстендә уйларга кирәк. Бу мәдрәсәләрдә укулар гөрләп барырга тиеш”.
Гает бәйрәменә туры китереп ачылган күркәм вакыйга уңаеннан тәбрикләү сүзләрен Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин да җиткерде: “Барчаларыгызга да Вазыйхҗан хәзрәт кебек олы яшькә җиткән хәзрәтебез җитәкчелегендә һәм Васильево бистәсе халкы ярдәме белән изге эшләрне башкарып чыгуда зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мәчетнең әйләнә-тирәсе тәртиптә, чәчәкләр, агачлар утыртылган. Мәчетләребез матур булсын һәм укулар үткәрелсен иде. Зур өлеш керткән эшмәкәрләргә аерым зур рәхмәт”.
Тантаналы чаралар җәмәгать белән өйлә намазы укып төгәлләнде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бүгенге көндә Яшел үзән мөхтәсибәтендә 46 мәчет уңышлы эшли. Яшел үзән шәһәрендә мәчет каршындагы мәдрәсәләрнең саны – өчәү, ә авыллар буенча – ун.