Укучыларыбызның күпсанлы сораулары буенча “Хозур” нәшрият йорты кабаттан Исмәгыйль Бурсавиның «Рухуль-Байан. Рассказы и назидания» китабын нәшер итте.
Әлеге китап бик үзенчәлекле тәфсир, Коръән аятьләренең тирәнлеген һәм матурлыгын аңларга ярдәм итә торган нәсыйхәтләр һәм риваятьләр җыентыгы булып тора.
Китап яшәешнең асыл мәгънәсе турында уйланып, тормышка яңа бәя бирергә этәрә.
«Рухуль-Байан» яңа дизайнда, сыйфатлы каты тышлык белән бастырылды, бу, һичшиксез, укучыларыбызны сөендерер, дип өметләнәбез.