Балык Бистәсендә халык игелекле эшләрдә катнашты

25 июнь 2019 ел 12:58
Балык Бистәсендә халык игелекле эшләрдә катнашты

Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында быел икенче тапкыр Чишмә бәйрәме һәм балалар Сабантуе уздырылды.

Авылдагы бердәнбер чишмәне эшмәкәр Тәлгать Мотыйгуллин һәм тарихчы Нурулла Гариф төзекләндерә һәм аның тантаналы ачылышы узган елны үткәрелә. Әлеге чишмә матур бизәкләр белән эшләнгән һәм анда бай мәгълүмат урын алган: Яңа Сала авылына нигез салынган ел күрсәтелгән (1845) һәм Габдулла Тукай шигыреннән сүзләр язылган: “И авыл! Син мең шәһәрдән Мең тапкыр ямьле вә хуш!”

Бәйрәм мөселманнарга хас булганча, Аллаһы сүзе белән башланды. Мәчеткә йөрүче балалар Коръән укыдылар, Балык Бистәсе мөхтәсибе, Яңавыл мәчете имамы Рамазан хәзрәт Хисаметдинов азан әйтеп, халыкка вәгазь сөйләде. Ул сәдакатүль-җәрия турында әйтелгән хәдисне искә төшерде, чишмә төзекләндерүчегә бу изге гамәле өчен ахирәттә дә әҗер-савап өзелми килеп торачагын искәртте. Аннан соң кайткан кунаклар, җитәкчеләр сүз алды. Чишмә төзелешендә күп көч куйган Нурулла Гариф Яңа Сала авылы тарихы һәм чишмә төзекләндерүнең барышы турында тәфсилләп сөйләп үтте. Ахырдан чишмәне саклау, кадерләп карап торуның кирәклеге турында җиткерде. Авыл халкын чишмәле иткән Тәлгать абый Мотыйгуллин барлык авылдашларга, килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде. “Чишмәбезне саклыйк һәм файдасын күрик!” – дип тәмамлады ул сүзен.

Алга таба балалар өчен махсус оештырылган Сабантуй бәйрәме башланып китте. Төрле уеннар, мавыктыргыч чаралар, кыйммәтле бүләкләр яшүсмерләрнең күңеленә хуш килде, алар бик теләп татар халкының бай мирасы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышты. Барлык теләүчеләр тәм-томнардан, хәләл ризыклардан авыз итте.

Балык Бистәсе районында халык көче белән тагын бер игелекле гамәл эшләнде. Яңавыл зиратына юл ясалды һәм зиратта, гадәт буенча, җәйге өмә үткәрелде. Каберлекләр корыган агач-куаклардан чистартылды һәм үлән чабылды. Зират печәне соңыннан мохтаҗларга бирелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы