“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча курслар төгәлләнде

01 июль 2019 ел 09:15
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча курслар төгәлләнде

Казанда “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча ике атналык тернәкләндерү курслары тәмамланды. Әлеге проект коляска һәм култык таяклары белән йөрүчеләрне, ДЦП диагнозлы кешеләрне тернәкләндерүгә юнәлтелгән иде.

2019 елның 17 июненнән 30 июненә кадәр “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә унынчы тапкыр терәк-хәрәкәт аппараты бозылган инвалидлар өчен тернәкләндерү курслары уздырылды.

Курслар тәмамлануга багышланган чарада «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова, укытучылар һәм реабилитантлар катнашты.

Мондый курслар реабилитантларның үзләренә дә, үзәккә дә файдалы, чөнки ул безгә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын аңларга, ә курсларны тыңлаучыларга яңа белемнәр үзләштерергә һәм аралашырга ярдәм итә. «Сез монда күп кенә яңа дуслар таптыгыз, бер-берегезгә ярдәм иттегез, мөстәкыйльрәк һәм ышанычлырак булдыгыз», – дип билгеләде Мәликә ханым Гыйльметдинова, биредә барысының да бер гаиләгә әверелүен һәм реабилитантларга шушы вакыт эчендә безнең белән булган өчен рәхмәтен белдерде.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова эшләгән уникаль методика ярдәмендә алынган белемнәр инвалидларның тормышын җиңеләйтергә, депрессив торыштан чыгарга, иҗади активлыкны үстерергә, физик һәм психологик сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә.

“Сез спорт мәйданчыгында шөгыльләнгәндә, велосипедта йөргәндә, скандинавия йөрешенең нигезләрен үзләштергәндә сезнең шат йөзләрне күрү күңелле булды, сез шундый зур кызыксыну белән шашка уйнарга өйрәндегез. Музей, театр, цирк, зоопарк, ипподромга җәйге походлар сездә онытылмас тәэсирләр калдырды һәм алар сезнең өчен мавыктыргыч гына түгел, кызыклы да булгандыр дип ышанам. Һәм сез үзегез өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр алдыгыз, үзегезнең күзаллавыгызны киңәйттегез”, – диде Мәликә ханым.

Тернәкләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре күз яшьләрен тота алмады, кемнедер хис-кичерешләр басып алды, ә кемдер яңа тапкан дуслары белән хушлашырга теләмәде. Алар барысы да курсларны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерде. Нәкъ менә биредә алар позитив, игелекле һәм кайгыртучанлык белән хезмәт итте, тормышка башкача карый башлады. «Сез җылылык өләшәсез һәм кайгыртучанлык күрсәтәсез. “Ярдәм” ул – безнең икенче йортыбыз. Сез безгә үз балагызга караган кебек карыйсыз. Без биредә үзебезне өйдәге кебек хис иттек. “Ярдәм” безнең йөрәкләрдә озак сакланачак», – дип бертавыштан әйтте реабилитантлар.

Зур мәдәни программа һәм спорт чаралары аларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ менә мәдәни программа алар өчен күңелле ачыш булды, реабилитантларны бигрәк тә гамәли сәнгать буенча дәресләр рухландырды, хәзер алар тупланган белемнәр, яңа дуслар белән, үзләренең авыр юллары буенча алга таба хәрәкәт итүләрен дәвам итәләр.

Мәгълүмати белешмә. «Бер-беребезгә булышыйк» проекты 2016 елның февраленнән «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проект ярдәмендә Россиянең төрле почмакларыннан килгән инвалидлар компьютер белеменә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәнәләр, мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеге алалар (музейларга, театрларга, күргәзмәләргә, экскурсияләргә, спорт ярышларына йөриләр).

Курсларның максаты – физик, социаль-көнкүреш, рухи, психологик, социаль-мәдәни тернәкләнүне үз эченә алган комплекслы якын килүне гамәлгә ашыру юлы белән ДЦП диагнозы булган инвалид-коляскалы инвалидлар, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган инвалидларның тормыш сыйфатын яхшырту.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова эшләгән уникаль методика ярдәмендә алынган белемнәр инвалидларның тормышын җиңеләйтергә ярдәм итә, депрессив торыштан чыгарга, иҗади активлыкны үстерергә, физик һәм психологик сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы