Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин: «Татарстан дини мәгариф системасы Россиядә иң алдынгылардан санала»

26 июль 2019 ел 08:26
Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин: «Татарстан дини мәгариф системасы Россиядә иң алдынгылардан санала»

Бүгенге көндә Россия ислам институтына укырга керү өчен барлыгы 400 абитуриент гариза тапшырган. Быел уку йортына беренче курска 500 кеше кабул итү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин хәбәр итте. ММЧ вәкилләре белән очрашу «2019 елда Россия ислам институтына студентлар кабул итү» дигән темага багышланды.

Спикер билгеләп үткәнчә, РИИга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бакалавриат программасы буенча документларны 5 августка, магистратура программасы буенча 14 августка кадәр тапшырып була. Россия ислам институтының бакалавриатына «Теология», «Лингвистика», «Журналистика» юнәлешләре, ә магистратурага «Теология» һәм «Лингвистика» юнәлешләре буенча укырга керергә мөмкин.  

«Россия ислам институты ислам өммәте, дини оешмалар өчен кирәкле, шул ук вакытта дөньяви юнәлешләр буенча белгечләр әзерләп чыгара. Алар үзләренең төп һөнәри юнәлешләреннән тыш, дини терминологияне, Ислам дөньясына хас үзенчәлекләрне дә тирәнтен өйрәнә. Хәзерге көндә андый белгечләргә ихтыяҗ гаять зур»,  – дип ассызыклап үтте Рәфикъ хәзрәт. Ул журналистлар әзерли торган бүлекне тәмамлаучыларның укыган вакытта ук тәҗрибә туплый башлавына, хәтта эшкә урнашуына игътибарны юнәлтте.

Шуның белән беррәттән, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары дини уку йортларына абитуриентлар җыюның комплекслы проблема булуына тукталды. Аерым алганда, ректор Россия ислам институтында абитуриентлар арасында конкурсның әллә ни зур булмавын билгеләп, бу күренеш уку йортының торышы, белем бирү сыйфатына түгел, ә объектив факторларга бәйле, дип аңлатты.

“Ата-аналарны балам дини уку йортын тәмамлагач, кайда эшләр, дигән сорау борчый. Дини белгечләр берәмләп “сатыла торган товар” кебек. Шуңа күрә безнең бурычыбыз – сан артыннан куу түгел, ә ислам өлкәсендә югары әзерлекле белгечләр укытып чыгару", – диде ул.

Шул ук вакытта Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстан дини мәгариф системасының Россиядә алдынгылардан саналуын как-кат ассызыклады.

“Бу чыннан да шулай. Моны башка төбәкләр дә таный. Республикада дини белем бирү стандартлары әзерләнде. Барлык дини уку йортларыбыз әнә шул стандартларга таянып эшчәнлек алып бара. Без моның үтәлешен даими тикшереп торабыз”, - диде ул. Аның фикеренчә, стандартлар нигезендә эшләү бик мөһим, чөнки бу аерым бер компетенцияләргә ия белегчләрне әзерләү мөмкинлеген бирә. Татарстан тәҗрибәсен Россиянең башка уку йортларына тарату – бүген Ислам мәгарифе советы алдында торган төп бурычларның берсе.

Рәфикъ хәзрәт шунысын да билгеләп үтте: бүгенге көндә зур шәһәр мәчетләрен имамнар белән тәэмин итүдә проблема юк. Ә менә яшь егетләр авылларга эшләргә кайтырга теләмиләр. Биредә мотивация кирәк. Аларга хезмәт хакы түләргә, шулай ук торак белән тәэмин итү кирәк. Әлбәттә, мөфтият бу юнәлештә эш алып бара. Яшь имамнарга ай саен акча түләүне күздә тоткан грантлар бар. Ләкин бу мәсьәләне мәхәллә һәм авыл халкы үзе дә кайгыртырга тиеш. Имам, беренче чиратта, авыл өчен эшли. Шуңа күрә мәхәлләләр үз имамы өчен шартлар тудыру турында уйласын иде. Бүген без шулай ук студентларның максатчан рәвештә җыю мәсьәләсен дә карыйбыз, диде спикер. 

Уку йортының яңалыкларына килгәндә, ул бүгенге көндә динтанцион рәвештә уку мөмкинлеге тәкъдим ителүенә игътибарны юнәлтте. Биш ел дәвамында РИИда шул рәвешчә теологлар әзерләнә, ә быелдан дистанцион рәвештә магистратурада да укырга мөмкин. Моннан тыш, Казан ислам университеты дистанцион рәвештә урта һөнәри дини белем бирү, ягъни мәдрәсә программасы буенча укыта башлаячак. Бу ислам белемен үзләштерү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк.

Фото "Татар-информ" МА сайтыннан алынды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы