Татарстанда «Хозур ТВ»ны хәзер «Ростелеком» телевидениесе клиентлары да карый ала

30 июль 2019 ел 14:13
Татарстанда «Хозур ТВ»ны хәзер «Ростелеком» телевидениесе клиентлары да карый ала

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы тапшыруларын тамашачыларга күрсәтү мөмкинлекләрен арттыра. 2019 елның июленнән Татарстан Республикасы территориясендә «Хозур ТВ»ны «Ростелеком» телевидениесе клиентлары 755-нче каналда карый ала. Телеканалның трансляциясен барлык пакетлардан файдаланучылар да карарга мөмкин. Әлеге килешүләр цифрлы хезмәт күрсәтү буенча Россиядә иң зур провайдерлардан саналган «Ростелеком» гавами акционерлык җәмгыяте белән контракт төзү нәтиҗәсендә тормышка ашты.

«Хозур ТВ» – Россиянең беренче мөселман телевидениесе. Телевизион проект, җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы,  «Таттелеком» җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Телеканал татар һәм рус телләрендә кабельле тапшырулар режимында күрсәтә.

Искәртеп узыйк: “Хозур ТВ" Россиядә беренче мөселман телеканалы буларак эшли башлауга быел март аенда 1 ел тулды. Шушы чагыштырмача кыска вакыт аралыгында телеканал зур уңышларга иреште. Бер ел эшләү дәверендә “Хозур ТВ” тапшырулар географиясен шактый киңәйтте: "Таттелеком", "Уфа-нет", "Телеком-сервис" операторлары аша телеканалны Татарстан, Башкортстан республикаларында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Воронеж шәһәрендә карарга мөмкин. Шул ук вакытта каналны www.huzurtv.ru сайтында тәүлек әйләнәсе карап була.

Бүген “Хозур ТВ”ның youtube-каналына теркәлүчеләр саны 600 меңнән артты. Шул ук вакытта "Хозур ТВ" һәм "Хозур ТВ Архив"ның youtube-каналлары колачлаган аудитория саны 100 миллионнан артык кешене тәшкил итә. "Хозур ТВ" контентында "караулар" саны – 120 меңгә якын!

“Хозур ТВ” рус һәм татар телләрендә утызга якын тапшыру эшләп чыгара, мисал өчен: "Әхлак сабаклары", "Ислам без стереотипов", "Просто о главном", "Тәфсир", "Бәрәкәтле гаилә", "Здоровье семьи", "Хәерле сәгатьтә", "Дорога к себе", "Балам-багалмам" һәм башкалар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы