Казанда  бәйрәм вәгазе сурдотәрҗемә белән укылачак

06 август 2019 ел 09:13
Казанда  бәйрәм вәгазе сурдотәрҗемә белән укылачак

11 августта Корбан гаете уңаеннан Казанның “Ярдәм” мәчетендә үзенчәлекле бәйрәм вәгазе укылачак – ул сурдотәрҗемә (ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле) белән алып барылачак. Олуг бәйрәм уңаеннан чаралар мәчеттә иртәнге 3:15-тә  Коръән уку белән башланып китәчәк,  аннан соң дога кылына. 4:00-дә бәйрәм вәгазе була, 4:30-да – гает намазы.

Бәйрәм намазыннан соң, ир-атлар корбан чалу өчен Левченко бистәсенә юл тотачак. Биредә корбанлыкны сайлаудан тыш,  корбан чалу, итне эшкәртү һәм бүлү хезмәтләре дә тәкъдим ителә.

Шунысы игътибарга лаек: бу көнне «Ярдәм» фонды карамагындагы укыту-тернәкләндерү үзәге һәм шул исемдәге мәчет янында өстәлләр куелачак, һәркем корбан итеннән әзерләнгән шурпа белән сыйлана алачак. Корбан бәйрәме көннәрендә мөселманнар, традиция буенча, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннарына карата мәрхәмәт күрсәтергә тиеш. Өч көн дәвамында билгеләп үтелә торган әлеге бәйрәм шатлыгын, милләтенә һәм диненә карамастан,  һәркем уртаклаша ала.

Аккредитация һәм өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 89178646480 (Римма Гатина).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы