«ДУМ РТ Хаҗ» Мина үзәнлегендә Татарстан хаҗиларын корбан ите белән сыйлады

12 август 2019 ел 13:29
«ДУМ РТ Хаҗ» Мина үзәнлегендә Татарстан хаҗиларын корбан ите белән сыйлады

Бүген төнлә, Зөлхиҗҗә аеның 11-нче көнендә, хаҗиларыбыз Минадан Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчетенә барып, тәваф әл-Ифада кылды, Ибраһим макаме артына басып ике рәкәгать намаз укыды, зәм-зәм суы эчте, Сафа һәм Мәрва калкулыклары арасын йөгереп гыйбадәтне төгәлләде һәм Минадагы палаткаларга кайтып урнашты. 

Кайту белән Татарстан хаҗилары корбан ите белән сыйланды. Корбан гаете уңаеннан бәйрәм сый-нигъмәте белән аларны Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ” сөендерде,  ватандашларыбыз нәкъ менә әлеге оператор программалары буенча хаҗ кыла.

Гомумән алганда, Мина үзәнлегендә яшәгән вакытта хаҗиларны ланчбокслар рәвешендә ике тапкыр ашату каралган. Менюга дөге, ит, тавык ите, яшелчә, җиләк-җимеш, хөрмә җимеше, сөт продуктлары, икмәк-күмәч эшләнмәләре кертелгән. Эссе климатны истә тотып, Мина үзәнлегендә хаҗилар өчен суны чикләнмәгән күләмдә эчү мөмкинлеге булдырылган.  

Әйтергә кирәк, бу көннәрдә хаҗиларга җәяү күп йөрергә туры килде, алар барысы да гыйбадәттә ныклык, ихласлык күрсәтте, авырлыкларга бирешмәде. Аллаһыга шөкер, хаҗиларыбызның барысы да исән-сау, алар үзләрен яхшы хис итә. Гыйбадәтләргә килгәндә, бүген өйләдән соң һәм иртәгә хаҗиларыбызның Җәмәратка барып өч баганага җидешәр таш атасы, Мәккәдән киткәндә саубуллашу тәвафы кыласы калды. Аннары хаҗиларның сәфәре берничә көн Мәдинәдә дәвам итәчәк. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы