Татарстан мөфтиенә конфессияара мобиль кушымта проектын күрсәттеләр

21 август 2019 ел 11:35
Татарстан мөфтиенә конфессияара мобиль кушымта проектын күрсәттеләр

Казан эшмәкәрләре Татарстан мөселманнары башлыгы белән ТР МДН резиденциясендә узган очрашуда яңа IT-проект күрсәттеләр. Проектны тормышка ашыручылар - Ленар Юсупов, Тимур Гонежук һәм Павел Ксенафонтов. Аларның икесе Камил хәзрәт Сәмигуллинга уникаль эшләнмәләре турында тәфсилләп сөйләделәр. Проект смартфон һәм iPhone кулланучылары өчен эшләнә һәм "Амин" дигән исем астында Татарстанда ислам һәм православие турында мәгълүматларны туплап конфессияара мобиль кушымта булып тора. Шулай итеп, кулланучыларның "кесәләрендә" мәчетләрнең контактлары һәм урнашу урыннарын күрсәткән карта, намаз вакытлары, иң кирәкле догалар, мәчетләрдә башкарыла ала торган дини йолалар исемлеге турында уңайлы белешмә булачак. Моннан тыш, кушымта ярдәмендә сәдака яки зәкят бирергә дә мөмкин булачак. Шундый ук белешмә программаның православие контентында да күрсәтеләчәк.

Проектны тормышка ашыручы төркем белән очрашу барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге эшләнмәне уңай бәяләде һәм мөселманнар арасында югары ихтыяҗга ия булырга мөмкинлеге барлыгын искәртте. Мобиль кушымта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте ягыннан консультатив ярдәм күрсәтергә әзер, дип тә асссызыклады.

Проектны эшләүчеләр аны агымдагы ел ахырына кадәр дөньяга чыгарырга планлаштыра. Кулланучылар "Амин"не App Store-да һәм Play Маркет-та Android һәм iOS версияләрендә телефоннарына күчерә ала.

ТР мөселманнары Диния Нәзарәте шулай ук IT өлкәсендә үз проектларын актив рәвештә гамәлгә ашыра. Бүгенге көндә мөфтиятнең "Коръән Казан басма"," Намаз вакытлары","Времена намазов", “Азан"радиосы, “Халяль-справочник России", "Гыйбадәте исламия" дигән 6 мобиль кушымтасы эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы