Татарстан мөселман уку йортлары яңа уку елында үз ишекләрен ачты

02 сентябрь 2019 ел 14:01
Татарстан мөселман уку йортлары яңа уку елында үз ишекләрен ачты

Бүген, Мөхәррәм аеның 3-нче көнендә, җәйге каникуллардан соң бөтен ил буйлап барлык белем бирү учреждениеләре, шул исәптән мөселман уку йортлары үз ишекләрен ачты. Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар республиканың 9 мәдрәсәсендә һәм 3 ислам югары уку йортында узды. Беренче тапкыр аларның бусагасын 323 студент атлап керде. Кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча яңа уку елында Татарстан һөнәри дини белем бирү учреждениеләренең көндезге бүлегенә шулкадәр кеше кабул ителде. Шәкертләрне кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә кабул итү сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә барлыгы 670 кеше кабул ителгән. 

Белем көненә багышланган тантаналы линейка бүген “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дә үткәрелде. Чарага шәкертләр, мөгаллимнәр, әти-әниләр һәм кунаклар җыелды. Яңа уку елы башлану белән студентларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов һәм башкалар тәбрикләде. Быел 35 егет һәм 30 кыз "Мөхәммәдия" шәкерте булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы