“Хәят” үзәге “үзенчәлекле” балаларга 735-нче дәресне саф һавада үткәрде

04 сентябрь 2019 ел 17:21
“Хәят” үзәге “үзенчәлекле” балаларга 735-нче дәресне саф һавада үткәрде

Бүген, Мөхәррәм аеның 5-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды белгечләре Казанның “Крылья Советов” паркында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен дәрес үткәрде. 735-нче дәрес үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Хәят” үзәге белән берлектә оештырылды. “Хәят”кә йөрүче сабыйлар хәрәкәтле уеннар уйнады, физик күнегүләр башкарды, кул эшләнмәләре ясады. Балалар өчен пикник та оештырдылар.

Искәртеп үтик: узган айда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Татнефть» Гаммәви Ачык Җәмгыятенең  социаль башлангычлар конкурсы грантына ия булды. Шул рәвешле, фондка «Татнефть» тән 1 200 000 сум күләмендәге сертификат тапшырылды. Грант акчасы тулысы белән үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Хәят" үзәге эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлдереләчәк. 

Иң беренче нәүбәттә грант хисабына "Хәят" үзәгендә авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә яңа социаль хезмәтләр күрсәтү өчен өстәмә белгечләр җәлеп итү планлаштырыла. Мисал өчен, күп мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, мөстәкыйльлекә ия булмаган балалар өчен берничә сәгатьлек "бакчада" аларны  шәфкать туташлары һәм социаль тәрбиячеләрнең профессиональ күзәтүе астында калдырып тору мөмкинлеген оештыру ниятләнә. Мондый башлангыч балаларның үзләренә социальләшү өчен өстәмә этәргеч булса, ата-аналарга исә эмоциональ яктан "янып бетүне" кисәтү өчен уңай чара булып торачак. "Хәят" Үзәгенә килергә теләүчеләр +7 (843) 225-33-22 телефоны аша «Зәкят» хәярия фонды белгечләренә мөрәҗәгать итә алалар.

"Хәят" үзәге - Татарстан өчен уникаль проект. Ул РФ Президенты гранты ярдәмендә 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Беренче сезонда 130 гаилә өчен 500 гә якын дәрес үткәрелде. Үзәк балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген күтәрү, «үзенчәлекле» балаларны һәм аларның ата-аналарын социальләштерү максатыннан оештырылган. Үзәк эшли башлаганнан бирле анда йөрүчеләрнең үсешләрендә уңай динамика күзәтелә. Аларның күбесе аралашырга, бер-берсе турында кайгыртырга, дуслашырга өйрәнде. Әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган 3 яшьтән 27 яшькәчә инвалидлар йөри. Үзәккә даими йөрүчеләр арасында – ДЦП, аутизм, начар күрү, саңгыраулык һәм башка катлаулы авырулардан интегүче, үсешләрендә башка тайпылышлар булган сабыйлар. Узган сезонда «Хәят»кә 250 гә якын кеше йөрде. Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы