Камил хәзрәт Сәмигуллин Ханты-Манси автономияле округы мөфтие белән очрашты

11 сентябрь 2019 ел 16:24
Камил хәзрәт Сәмигуллин Ханты-Манси автономияле округы мөфтие белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 12-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән очрашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакка нәзарәтнең җәмгыятьтә исламның һәм хәнәфи мәзһәбенең асыл кыйммәтләрен тарату, татар дини рухи мирасын торгызу өлкәсендәге эшчәнлеге хакында сөйләде. Аерым алганда, Татарстан мөселманнары башлыгы Таһир хәзрәтне «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан рус телендә бастырылган «Имам Акмаледдин әл-Бабиртиның имам Әбу Хәнифәнең «Васыят»енә («әл-Васыя») шәрехе» китабы белән таныштырды һәм әлеге басманы аңа бүләк итеп бирде. Әбу Хәнифәнең «Васыят»е – ислам гакыйдәсе буенча матуридилар мәктәбе традицияләре нигезендә язылган иң абруйлы классик хезмәтләрнең берсе. Үзенең зур булмаган «Васыять» текстында имам Әбу Хәнифә гакыйдәнең замандашларында шактый бәхәсләр тудырган мәсьәләләрен күтәргән. Имам әлеге сораулар буенча кыскача гына Әһле Сөннәт вәл Җәмәгать өммәте позициясен белдергән. Бу мәсьәләләр бүген дә актуаль һәм сәләфләр чорындагыдан да ким булмаган бәхәсләр уята. Имам әл-Бабирти исә «Васыять»не кыска, әмма күләмле, эчтәлекле шәрехләр белән тәэмин иткән. Шәрехләрнең тәрҗемәсе һәм искәрмәләр авторы – Казан дин галиме, гакыйдә һәм тәфсир буенча хезмәтләр төзүче, Хәнәфи мәзһәбе буенча белгеч, Казан ислам университеты мөгаллиме Әхмәд әл-Хәнәфи. Аның төп максаты булып 700 ел элек диярлек яшәгән ислам галиме язган текстны хәзерге заман укучысы аңларлык дәрәҗәгә җиткерү торды.

Очрашу ахырында мөфтиләр төбәк нәзарәтләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтү турында килеште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы