Камил хәзрәт Сәмигуллин - мөселман яшьләренә: "Изге Коръәнне белү - иң бөек гыйлем"

21 сентябрь 2019 ел 16:35
Камил хәзрәт Сәмигуллин - мөселман яшьләренә: "Изге Коръәнне белү - иң бөек гыйлем"

Бүген, Мөхәррәм аеның 22-нче көнендә, Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөселман яшьләре белән еллык очрашуы булды. Очрашуда Нәзарәтнең төрле социаль башлангычларын тормышка ашыручы, волонтерлар, мәдрәсә шәкертләре, ислам юлында һәм дөньяви өлкәләрдә өметле яшь белгечләр катнашты.

Күркәм традиция буенча мөфти белән очрашу алдыннан мөселман яшьләре өчен быел да мавыктыргыч квест оештырылды. Квестны узу ноктасы шәһәр яны ял базасында булды. Чара башланыр алдыннан анда катнашучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул яшьләргә күп кенә мөселман социаль башлангычларны гамәлгә ашыруда хезмәт куйганнары өчен рәхмәт белдерде.

Квест кысаларында яшьләргә капитан Немоның суга баткан корабын төзәтергә кирәк иде. Һәр пунктта егетләрне, кызларны җитезлеккә һәм өлгерлеккә кызыклы биремнәр көтте. Моннан тыш, алар үзара көрәштә җиңү өчен уктан һәм арбалеттан ату буенча да көч сынашты.

Чараның кульминациясе Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу булды. Җыен Изге Коръән аятьләрен уку һәм дога кылудан башланды. Мөфти үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, кеше «раббани» булырга омтылырга тиеш. «Раббани кешесе» кем ул? – дип сорады Камил хәзрәт. – Бу – Аллаһы Тәгалә тарафыннан  кушканнарны үтәүче, Аның Ризалыгына ирешергә омтылучы. Әмма Аллаһның синнән ризамы, түгелме икәнен ничек аңларга соң? Барысы да бик гади. Уегызда үлчәүгә Коръәнне, шәригатьне һәм гамәлләрегезне салып карагыз. Алар тигез булырга тиеш. Әйтик, Аллаһ Коръәндә безгә намаз укырга кушкан. Димәк, без аны укысак, Аллаһның Ризалыгына ирешәчәкбез».  

Моннан тыш, Татарстан мөселманнары башлыгы яшьләрне Изге Коръәнне өйрәнүгә тиешле игътибар бирергә чакырды.  «Изге Коръәнне белү – иң бөек гыйлем, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. – Аллаһ Илчесенең ﷺ сүзләрен исегезгә төшерегез: «Арагыздан иң хәерлегез — Коръәнне өйрәнүче һәм аны башкаларга да өйрәтүчедер». Остазның әһәмияте зур. Киләчәктә башкаларны өйрәтү өчен дә укыйбыз бит. Ә Коръәндә Галәмебезнең бөтен серләре тасвирланган. Проблема шунда ки, кайвакыт, без әлеге Бөек Китаптан хикмәт “тартып” чыгару өчен җитәрлек дәрәҗәдә акылга ия түгел».

Моннан тыш, яшьләр мөфтигә сораулар яудырды. Аларны, барыннан да бигрәк, никах, музыка, гошер сәдакасы, Россия исламының "яшәрүе", ТР Диния нәзарәтенең яшьләр проектлары, мөселман тормышында дөньяви фәннәр һәм гаджетларның әһәмияте, гарәп телен, туган телне һәм башка телләрне өйрәнү мөһимлеге һ. б. сорауларга җаваплар кызыксындырды.

Очрашу ахырында актив волонтерларны – мөфтиятнең социаль башлангычларында катнашучыларны ТР Мөфтие Рәхмәт хатлары белән бүләкләү, җәмәгать намазы һәм бәйрәм ашы узды.

Тәкъвалыкка, актив гражданлык позициясенә ия югары белемле югары белемле хәзерге заман шәхесен тәрбияләү, яшьләр арасында үз халкының тарихи-мәдәни мирасына хөрмәт, тормышның рухи-әхлакый кыйммәтләренә өстенлек бирүне тәрбияләү – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора. Нәзарәтнең яшьләр сәясәте Коръән кыйммәтләрендә тәрбияләнгән яшь һәм гыйлемле, ихтирамлы, югары әхлаклы, бүгенге заман белән бергә атлаучы шәхес образын яшьләр арасында популярлаштыруга юнәлтелгән. 2018 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан яшьләр өчен 13 проект гамәлгә ашырылды. Иң мөһим башлангычлар рәтендә – Мөселман яшьләренең Кышкы һәм Җәйге форумнары, «Яшь вәгазьче» дини конкурсы, «Ислам. Беренче адымнар» бер көндә белем алу мәктәбе, «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе, «Мөселман яшьләре фикерләшү клубы», «Мөслимәләр мәктәбе», джиуджитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган билбау көрәше буенча Халыкара турнир, шулай ук ТР мөфтиенең волонтерлар һәм актив мөселман яшьләре белән очрашулары, ТР мөфтиенең махсус стипендияләре, «Таян Аллага» әдәби бәйгесе һ.б.лар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы