"Кыйссаларда гыйбрәт бар..." Дүртенче кыйсса. ИБРАҺИМ (галәйһиссәлам)

23 сентябрь 2019 ел 14:36

Мөхтәрәм укучылар, кадерле дин кардәшләр!

Сезнең игътибарыгызга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа мәкаләләре циклын бастыра башладык. Мәкаләләр «Кыйссаларда гыйбрәт бар...» дигән исем астында чыгып, Изге Коръән сюжетларыннан, шулай ук бөек пәйгамбәрләребез һәм күренекле дин кардәшләребезнең гаҗәеп тормыш юлыннан алынган, барлык мөселманнар өчен дә гыйбрәтле булган кыйссалардан гыйбарәт. Бу шәхесләрнең Аллаһы Тәгаләгә ярату белән сугарылган һәм Аңа ихластан хезмәт итүгә багышланган тормышларыннан алынган мисаллар фикерли белгән һәркемне уйланырга мәҗбүр итәчәк... Рәхим итеп укыгыз!

Кыйссаларда гыйбрәт бар...

Беренче кыйсса. “Йосыф галәйһиссәлам”

Икенче кыйсса. “Нух галәйһиссәлам”

Өченче кыйсса. “Муса галәйһиссәлам”

Дүртенче кыйсса. ИБРАҺИМ (галәйһиссәлам)

Шәех Сәгъди тапшырган риваятьтә сөйләнгәнчә, Ибраһим галәйһиссәлам кавеме арасында ел да билгеләп үтелә торган бер бәйрәм булган. Аның хөрмәтенә шәһәрдән читтә төрле ярминкәләр һәм күңел ачулар оештырылган. Һәммә халык – ирләр һәм хатыннар, картлар һәм балалар бу тантаналарда яратып катнаша. Бәйрәм вакытында шәһәр барча адәмнәрдән бушанып, тынып ялгыз кала торган була.

Ибраһим галәйһиссәлам кавеме потларга табына. Бәйрәмгә китәр алдыннан да бу кешеләр иң беренче чиратта үзләре ясаган потлар янына килеп, ризык калдырганнар. Кайтышлый янә сыннарга сәҗдә кылып, шул ризыкларны үзләре үк ашап та бетергәннәр. Янәсе, шулай итсәләр, аларга бәрәкәт һәм байлык насыйп ителәчәк.  

Шушы томана халыкның башлыгы булып Нәмруд тора. Җир барлыкка килгәннән бирле хакимлек иткән дүрт бөек хөкемдарның берсе була ул. Белгәнебезчә, алар арасыннан Сөләйман галәйһиссәлам һәм Зөлкарнәйн галәйһиссәлам иманлы, Нәбүкаднәззәр (Бәхтуннәср) һәм Нәмруд имансыз хакимнәр була. Шулай итеп, Ибраһим галәйһиссәламнең дошманы - Нәмрудның никадәр зур көчкә ия булуын күз алдына китерүе кыен түгел.

Ибраһим галәйһиссәлам үзе исә бәйрәм йөрешләрендә катнашырга теләми. Бәйрәмнән калу өчен, аның халыкны куркытып Коръәндә болай дип кычкыруы хакында әйтелә:

فَنَظَرَ نَظْرَةً فِي النُّجُومِ

فَقَالَ إِنِّي سَقِيمٌ

 “Ул йолдызларга караш ташлады да “Һичшиксез, мин (аңладым, сезнең бәйрәм көнегездә) авырыймын”, – диде” (Саффат (Сафлар) 37:88-89).

Моны ничек аңларга? Ибраһим галәйһиссәлам чорында кешелекне еш кына йогышлы авырулар баскан. Йогудан куркып, кешеләр чирле кавемдәшләреннән читләшә торган була. Шуңа Ибраһим галәйһиссәламнең сүзләрен ишетү белән халык аның яныннан төрле якка качып китә. Әмма иң актык рәтләрдә барган карт-корылар бу сүзне ишетми кала, һәм алар якынаю белән Ибраһим галәйһиссәлам тагын сүз ката:

قَالَ لَقَدْ كُنتُمْ أَنتُمْ وَآبَاؤُكُمْ فِي ضَلَالٍ مُّبِينٍ

Ул: “Сез һәм аталарыгыз ап-ачык бер адашу эчендә булдыгыз”, – диде (әл-Әнбия 21:54).

Ни өчен Ибраһим галейһисәлам аларның аталарын искә ала соң? Чөнки кәферләр потларга табынуны болай дип аклаганнар:   

قَالُوا وَجَدْنَا آبَاءَنَا لَهَا عَابِدِينَ

Алар: “Без аталарыбызны боларга табынган кемсәләр хәлендә таптык (һәм аларга иярдек)!” – диделәр (әл-Әнбия 21:53).

Ата-бабалар шулай таныганга күрә генә сыннар илаһ була алмый, дип аңлата карендәшләренә Ибраһим галәйһиссәлам.  Ул аларны аңга килергә чакыра: “Аталарыбыз шушы юлны сайлаган дип, ялгышлыкта яшәргә мөмкинме?” – ди. Ибраһим галәйһиссәлам үз кардәшләрен хаталанып яшәүдән, томаналыктан коткару өчен тырышкан.

Кавемдәшләре исә аның бу сүзләренә ачулана – моңарчы бер генә кеше дә ата-бабаларга каршы сүз әйтергә кыймаган иде. Моңа җавап итеп Ибраһим галәйһиссәлам тәүге тапкыр үз дине турында ачык итеп игълан итә:

قَالَ بَل رَّبُّكُمْ رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ الَّذِي فَطَرَهُنَّ وَأَنَا عَلَىٰ ذَٰلِكُم مِّنَ الشَّاهِدِينَ

“Ул әйтте: “Юк! (Мин сезнең белән уен уйнамыйм.) Сезнең Раббыгыз – күкләрнең һәм җирнең Раббысы, Ул аларны юктан бар итте. Мин исә моңа (дәлил күрсәтә алырлык дәрәҗәдә) шаһитлык итүчеләрдәнмен (әл-Әнбия 21:56).

Ибраһим галәйһиссәлам бу сүзләрне йөрәгендәге көчле ышану һәм ихлас иман белән әйтә. Ул кешеләргә: “Аллаһ чиксез куәт һәм кодрәткә ия һәм яралтырга сәләтле. Берни дә барлыкка китерә алмаган зат илаһ була аламыни? Сез потларыгызны Раббыга ничек итеп тиң күрә аласыз?” дип мөрәҗәгать итә.

Аять Ибраһим галәйһиссәламнең шәһадәсе белән тәмамлана. Билгеле, ул җир һәм күкнең яралганын да күрмәгән, үзенең дә барлыкка килүенә шаһит булмаган. Әмма аның өчен Җиһанда ком бөртегенә кадәр һәрнәрсә  Аллаһы Тәгалә тарафыннан барлыкка китерелгәне көн кебек ачык иде. Боларны сукыр гына күрми. Шуннан Ибраһим галәйһиссәлам кавемдәшләре артыннан болай дип әйтеп кала:

وَتَاللَّهِ لَأَكِيدَنَّ أَصْنَامَكُم بَعْدَ أَن تُوَلُّوا مُدْبِرِينَ

“Аллаһ белән ант итәмен, сезнең (табынуыгызны туктатып, ул һәйкәлләргә) артыгыз белән борылып (бәйрәмегезгә) китүегездән соң, мин, һичшиксез, ул потларыгызга (бер) тозак корачакмын” (әл-Әнбия 21:57).

Ләкин арттан килүче картлар, балалар һәм гарипләр бу сүзләрне колакларына да элми. Ибраһим галәйһиссәлам тып-тын, бер җан иясе калмаган шәһәргә кайта. Кулына балта алып, ул сыннар янына китә. Мәҗүси кардәшләре гыйбадәт кылган урында 72 шундый пот торган. Алар алтын, көмеш, агач һәм таштан ясалган була. Уртада иң зур һәм зиннәтле ташлар белән бизәлгән сын, аның янында кечерәкләре урнаштырылган.  Һәрберсе янында – кешеләр калдырып киткән ризык.  Ибраһим галәйһиссәлам әйтә:  

فَرَاغَ إِلَىٰ آلِهَتِهِمْ فَقَالَ أَلَا تَأْكُلُونَ

مَا لَكُمْ لَا تَنطِقُونَ

“Ул илаһлары янына яшеренеп керде һәм әйтте: “(Алдыгыздагы ашамлыкларны) Ашамыйсызмы? Ни булды сезгә? Сез сөйләшмисезме?” (Саффат 37:91-92).

فَجَعَلَهُمْ جُذَاذًا إِلَّا كَبِيرًا لَّهُمْ لَعَلَّهُمْ إِلَيْهِ يَرْجِعُونَ

“(Кавеме потлар яныннан китеп баргач,) Ул (кулына балта алып, сыннар янына килде дә,) аларның иң зурысыннан башкаларын ватып чәлпәрәмә китерде (һәм соңыннан балтаны иң зурысының муенына элеп куйды), бәлки, алар аңа мөрәҗәгать итәрләр (дә, ул, аларны зур потка сылтап, җиңеп чыгар)(әл-Әнбия 21:58).

Бәйрәмнән кайткан халык харәбәләрне күреп ала:

قَالُوا مَن فَعَلَ هَٰذَا بِآلِهَتِنَا إِنَّهُ لَمِنَ الظَّالِمِينَ

Алар (бәйрәмнәреннән кайтып, потларын мондый хәлдә күргәч,): “Кем безнең илаһларыбызга моны эшләгән булса, ул – залимнәрдән”, – диделәр(әл-Әнбия 21:59).

Дөреслектә, бу кешеләр үз-үзләрен дә яклый алмаган һәм җимереккә әйләнгән буш сыннарга табынган. Әмма алар шуның кадәр караңгы наданлыкка батканнар, хәтта аек акылларын җуеп, сабак алырдай зиһеннәрен дә югалтканннар. Шушы наданлык баткагыннан чыгалмыйча, бу адәмнәр гаеплене эзләү һәм аннан үч алу турында уйлана башлый. 

قَالُوا سَمِعْنَا فَتًى يَذْكُرُهُمْ يُقَالُ لَهُ إِبْرَاهِيمُ

“Алар: “Без Ибраһим исемле егетнең аларны һәрвакыт (яманлап) телгә алганын ишеткән идек. (Бәлки, бу эшне ул эшләгәндер)”, – диделәр (әл-Әнбия 21:60).

Ибраһим хакында Нәмрудка хәбәр итәләр.  Хәзер инде аны бөтен халык алдында үлем җәзасы көтә.

قَالُوا أَأَنتَ فَعَلْتَ هَٰذَا بِآلِهَتِنَا يَا إِبْرَاهِيمُ

Алар (Ибраһимны (галәйһиссәлам) үзләре алдына чыгарып,): “И Ибраһим! Безнең илаһларыбызга моны син эшләдеңме?” – диделәр (әл-Әнбия 21:62).

Ибраһим галәйһиссәлам көлемсерәп җавап кайтара:

قَالَ بَلْ فَعَلَهُ كَبِيرُهُمْ هَٰذَا فَاسْأَلُوهُمْ إِن كَانُوا يَنطِقُونَ

Ул әйтте: “Юк (мин эшләмәдем)! Моны менә бу иң зурлары эшләгәндер, сорагыз үзләреннән. Әгәр алар сөйләшә торган булсалар (сезгә сөйләсеннәр)” (әл-Әнбия 21:63).

Уйланучы кешеләр бу сүзләрдән хикмәт табарга тиеш иде, чөнки потларның берсе дә сөйләү түгел, селкенә һәм бер-берсенә кул күтәрә алмаулары да һәркемгә аңлашыла. Ибраһим галейһисәлам кавемдәшләренә: “Үз өсләреннән тузанны да сөртә алмаган бу потларга ни өчен табынасыз сез?” дип мөрәҗәгать итә. Кешеләрне бу фикер бер мәлгә аптырата һәм уйландыра, ләкин күнегелгән тормыш тәртибен үзгәртергә алар әзер булмый. Сабырлыгы һәм күркәм холкы белән мәгълүм булган Ибраһим галейһисәлам ярсый:

قَالَ أَفَتَعْبُدُونَ مِن دُونِ اللَّهِ مَا لَا يَنفَعُكُمْ شَيْئًا وَلَا يَضُرُّكُمْ

أُفٍّ لَّكُمْ وَلِمَا تَعْبُدُونَ مِن دُونِ اللَّهِ ۖ أَفَلَا تَعْقِلُونَ

“(Ибраһим (галәйһиссәлам) Әйтте: “Сез, Аллаһны калдырып, сезгә бернинди файда да, зарар да китерә алмаган нәрсәләргә табынасызмы әллә? Сезгә дә, Аллаһны калдырып табынган нәрсәләрегезгә дә тфү! Һаман да аңламыйсызмыни?” (әл-Әнбия 21:66-67).

Күрәсез, Ибраһим галәйһиссәлам көнчыгыштан алып көнбатыш кадәр бөтен җир белән идарә иткән хакимгә һәм аның халкына фидакарьләрчә каршы чыга. Бу вакытта аның таянырдай һәм Нәмруд шикелле кабахәт дошманнан яклардай бер генә иптәше дә, фикердәше дә булмый. Бердән-бер Яклаучысы һәм Ярдәмчесе – Аллаһы Тәгалә. Раббыбызга, Аның кодрәтенә һәм рәхмәтенә чиксез ышану, ныклы иман – Ибраһим галәйһиссәламнең тугъры юлдашлары була.

Ибраһим галәйһиссәламне утка ташлыйлар

Ә халык нәрсә соң? Ярсуыннан нишләргә белмәгән мөшрикъләр болай ди:

قَالُوا حَرِّقُوهُ وَانصُرُوا آلِهَتَكُمْ إِن كُنتُمْ فَاعِلِينَ

“Нәмруд һәм аның кешеләре: “Аны яндырыгыз һәм илаһларыбызга ярдәм итегез! Әгәр (аларга ярдәм) кылачак кешеләр булсагыз (Ибраһимга газапларның иң катысын бирегез)”, – диделәр” (әл-Әнбия 21:68).

Ибраһим галәйһиссәламнең «Ләәә иләәһә илләЛлааһү» дигән сүзләре кавемдәшләренең шулкадәр ачуын чыгара,  алар иң кырыс җәза таләп итә башлыйлар. Җәза үзен озак көттерми – Ибраһим галәйһиссәламне бөтен кавем белән яндыруга әзерли башлыйлар. Моның өчен бергәләп – ирләр һәм хатыннар, балалар һәм картлар – утынлыкка дип агач кисеп, коры ботаклар җыеп, учакка тезәләр. Учак  тау хәтле биек булып, бер көнлек юл ераклыктан да күренә торган ялкын телләре күкләргә ашып уйнаклап һәм яныннан очып барган кошларны көйдереп торган. Шайтан бу кешеләрне катапульта ясарга өйрәтә. Аның ярдәмендә Ибраһим галәйһиссәламне учакка ташларга тиеш булалар.

Ләкин Ибраһим галәйһиссәламнең Аллаһ ярдәменә ышануы бу уттан да көчлерәк була. Бу мизгелдә ул: «Хәсбияллаһү вә нигъмәл-вәкил / Миңа Аллаһы җитә. Ул иң яхшы ярдәмче», – дип кабатлап тора. Раббыбыз аны ишетә, калдырмый һәм учакка очкан мәлдә аңа Җәбраиль галәйһиссәламне җибәрә. Җәбраиль галәйһиссәлам сорый:

- И, Ибраһим! Сиңа ярдәм кирәкме?

Аллаһы Тәгалә Үзенең барлык колларына булыша. Әмма аларга сабыр булу мөһим. Кешеләр исә күбесенчә вакыйгаларны ашыктыра, кечкенә авырлыкларны да җиңә алмыйча Раббыбыздан ярдәмне тиз арада килер дип көтә. Ибраһим галәйһиссәлам мөэминнәр өчен сабырлык өлгесе булып тора. Ул төрмәгә ябыла, үлем җәзасына тартыла, бөтен халыкка каршы ялгызы чыга... Ләкин хәтта куллары һәм аяклары белән бәйләнгән килеш катапультага терәлеп торганда да ярдәм әле килеп җитмәгән була.  Ул аңа утка таба очкан мизгелдә генә ирешә. Һавада аңа Аллаһы Тәгалә Җәбраиль галәйһиссәламне җибәрә. Хактыр ки, пәйгамбәрләргә дә Үзенең ярдәмен Яралтучыбыз сабыр иткәннән соң гына күрсәтә һәм аларга җиңү насыйп итә.

Шулай итеп, утка таба очып барган Ибраһим галәйһиссәлам  Җәбраиль галәйһиссәламгә җавап бирә:

- Синнән миңа берни кирәкми.

- Ә Аллаһтан нәрсә сорар идең?

- Миңа Аның хәлемне күреп белүе дә җитә.

Ягъни Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһ аның хәлен белүендә бер шикләнмичә, насыйбына риза булып, әмеренә буйсынырга әзер.  “Әгәр дә Раббыбыз миңа янарга язмаган булса, Ул мине уттан саклап калачак. Аннан “Уттан коткар!” дип сорауның мәгънәсе нидә? Мин Аллаһ теләгәнне телим һәм Аның теләгенә каршы килгәнне теләмим”.  Тәвәккәл кылу менә шул була!

Раббыбыз Коръәндә болай ди:

قُلْنَا يَا نَارُ كُونِي بَرْدًا وَسَلَامًا عَلَىٰ إِبْرَاهِيمَ

(Алар аны зур бер ут эченә аткан вакытта) Без: “И ут! Ибраһим өчен салкынлык һәм тынычлык бул!” – дидек (әл-Әнбия 21:69).

Шушы әмердән соң ут эченнән су чыганагы бәреп чыга, кызыл гөлләр үсеп чәчәк ата. Аллаһ Нәмруд халкы яккан учакны гөлбакчага әйләндерә. Җәбраиль галәйһиссәлам ярдәмендә Ибраһим галәйһиссәлам учакның нәкъ уртасына - шушы гүзәллеккә очып урнаша.

Игътибар итегез, Аллаһы Тәгалә утка салкын булырга гына түгел, тыныч булырга да куша. Югыйсә, Ибне Габбас радыйАллаһү ганһүмә әйтүенчә, ут Ибраһим галәйһиссәламны өшетерлек кадәр салкын булыр иде.

Бу көнне җирнең һәр тарафында ут яндыру сәләтеннән азат ителә, бер генә кеше дә учак яндыра алмаган.

Ибраһим галәйһиссәлам исә ут эчендә җиде көн буе утыра. Соңыннан ул бу көннәрне гомеренең иң яхшылары дип атый.

Ибраһим галәйһиссәламнең Нәмруд белән сөйләшүе

Ибраһим галәйһиссәлам утка ташлангач, Нәмруд аны югарыдан күзәтеп тора һәм аның гөлбакча эчендә тыныч кына утыруына шакката:

- И, Ибраһим! Сине яклаучы Раббың дөрестән дә бөек. Ләкин уттан чыга алырсыңмы син?

- Әлбәттә, чыгам.

- Синең янда кемдер бар. Кем ул?

- Ул – фәрештә. Раббым аны минем белән сөйләшү өчен җибәргән.

 - Алайса мин шуның кадәрле кодрәткә ия синең Раббыңа атап корбан чалам.

- Раббыма иман китермичә, синең корбаннарың кабул булмаячак.

Шулай да Нәмруд үзенекен итә һәм, иман китермичә, 4 мең үгез һәм тагын бик күп сарыкны корбан чала. Кызганыч, ул үзен илаһ дип бәяләвен дәвам итә, чөнки тәкәбберлегеннән котыла алмый һәм Аллаһ насыйп иткән иксез-чиксез байлык һәм хакимлеккә ия була.

Уттан тере чыккан Ибраһим галәйһиссәламне Нәмруд янына алып киләләр. Томаналыгыннан арына алмаган халык бу хакимне күргән саен баш игән. Ибраһим галәйһиссәламнең сәҗдә кылмаганын күреп, Нәмруд котырына:

- Ни өчен син миңа баш имисең?

-Мин сәҗдәне Раббыма гына кылам.

- Кем соң синең Раббың?

Аллаһ бу хакта Коръәндә болай ди:

أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِي حَاجَّ إِبْرَاهِيمَ فِي رَبِّهِ أَنْ آتَاهُ اللَّهُ الْمُلْكَ إِذْ قَالَ إِبْرَاهِيمُ رَبِّيَ الَّذِي يُحْيِي وَيُمِيتُ قَالَ أَنَا أُحْيِي وَأُمِيتُ ۖ قَالَ إِبْرَاهِيمُ فَإِنَّ اللَّهَ يَأْتِي بِالشَّمْسِ مِنَ الْمَشْرِقِ فَأْتِ بِهَا مِنَ الْمَغْرِبِ فَبُهِتَ الَّذِي كَفَرَ ۗ وَاللَّهُ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الظَّالِمِينَ

(И, Рәсүлем!) Аллаһ аңа падишаһлык бирде, дип (узынып) Раббысы (Аның берлеге) хакында Ибраһим (галәйһиссәлам) белән сүз көрәштергәнне (Нәмрудны) күрмәдеңме? Менә (Нәмрудка) Ибраһим (галәйһиссәлам): “Минем Раббым - (үлеләрне) терелтүче дә, җаннарны алучы да!” – дигән иде. Ул исә: “Мин дә (үлем җәзасы бирелгән кешене гафу итеп, җанын саклап) терелтәм дә (теләгән кешемне үлем җәзасына тартып,) җаннарын да алам!” – диде. (Аның бу сүзеннән никадәр ахмак булганын аңлаган) Ибраһим (галәйһиссәлам): “Һичшиксез, Аллаһ (һәр иртә саен) кояшны көнчыгыштан чыгара, син (бер генә мәртәбә булса да) аны көнбатыштан чыгар!” – диде. (Шулвакыт) Кяфер аптырашта калган иде. Аллаһ (һидаятне кабул итүдән качып, үз-үзләрен зарарга салган) залимнәр кавемен һидаят итми(аль-Бакара 2:258).

Моңа җавап итеп Нәмруд үлем җәзасына тартылган ике тоткынны чакыртып алып, берсен үтертә, икенчесен гафу итеп азат итә. Соңыннан Ибраһим галәйһиссәламгә борылып “Күрдеңме: мин дә гомерне өзә дә, бирә дә алам”. 

Билгеле, Ибраһим галәйһиссәлам кешене тудыру һәм үтерү турында түгел, ә Раббыбызның дөньядагы һәрнәрсәне юктан бар һәм бардан юк итә алуы хакында сөйләде. Дөньяны Барлыкка китерүче һәм Яралтучы – бердән-бер Раббыбыз, Аннан башка илаһ юк. Ибраһим галәйһиссәлам Аңа гыйбадәт кылырга чакырып дәгъвәт кыла. Ул Нәмрудка тәкъдим итә:

- Минем Раббым кояшны көнчыгыштан чыгара, син исә аны көнбатыштан чыгарып кара. 

Нәмруд мәсхәрәгә кала һәм хурлана. Ул Ибраһим галәйһиссәламне уттан тере чыгарган Аллаһы Тәгалә бөтен халык алдында моны эшли алачагын һәм шуннан соң бар мөшрикъләрнең иман китерергә теләячәген аңлый. Хакимнең куркуы юкка булган – Ибраһим галәйһиссәламнең дәгъвәтенә иярү өчен халыкка аның уттан котылуын күрү дә җитә. Шулай итеп, кешеләр иман китерәләр. Риваятьләрдә аларның иң беренчесе булып Лут ышана, диелә.

Соңыннан Яралтучы Ибраһим галәйһиссәламне барлык золымнар һәм дошманнардан саклап, аларны җәзага тартып, юк итә. Мисал өчен:

وَأَرَادُوا بِهِ كَيْدًا فَجَعَلْنَاهُمُ الْأَخْسَرِينَ

“Алар аңа зур бер хәйлә кылырга теләделәр, Без исә аларны иң зур зарар күргән кемсәләр хәленә төшердек” (әл-Әнбия 21:70).

Раббыбыз Үзенең яраткан барлык колларын да шулай золымнардан коткара. Алар исә үз чиратында, Ибраһим галәйһиссәлам шикелле үк, Аллаһка итәгать кылырга, иманнарын ныгытырга һәм сабыр булырга тиеш.

Исмыгыйль галәйһиссәламнең тууы

Риваятьләрдә Ибраһим галәйһиссәлам үз халкын калдырып хиҗрәт кылганнан соң ялгыз кала, дип хәбәр ителә. Кардәшләреннән читтә калып ул үзен тулысы белән Аллаһыга багышлап, Аңа бөтен җаны белән бирелеп гыйбадәт кыла. Раббыбыз аңа иксез-чиксез байлыклар насыйп итә, әмма бала бәхетен генә бирми. Ибраһим галәйһиссәлам үзенә тәкъвалы нәсел дәвамчыларын сорап күп дога кыла, ир-бала туса, хәтта аны  Аллаһ ризалыгы өчен корбан итәргә нәзер әйтә.

Ибраһимның бала теләвен аның хатыны Сараны да борчый. Әмма Сара үзен бала тудыруга сәләтсез һәм карт дип саный. “Бәлки, Аллаһы Тәгалә Ибраһимга икенче хатыннан бала насыйп итәр”, дип Сара иренә яшь хатын – үзенең хезмәтчесен бүләк итеп тапшыра.  

Аллаһ тәкъдире белән Һаҗәр никахның беренче төненнән үк балага уза. Бу сабый Исмәгыйль галәйһиссәлам була. Коръәндә әйтелә:

فَبَشَّرْنَاهُ بِغُلَامٍ حَلِيمٍ

“Без аны йомшак холыклы бер ир бала (булган Исмәгыйль (галәйһиссәлам) белән сөендердек” (ас-Саффат 37:101).

Ибраһим галәйһиссәламнең куанычын күз алдына китерү кыен түгел! Күпме догалар кылганнан соң Аллаһы Тәгалә аңа 100 яшендә сау-сәламәт ир-бала бүләк итә.

Ләкин вакыт узу белән Сара Ибраһим галәйһиссәламне Һаҗәрдән көнли башлый. Хисләр акылны камап ала һәм ул Һаҗәрне үз яныннан читкә җибәрергә сорый.

Һаҗәр өчен бөек сынау

Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһ насыйбы белән һәм Җәбраиль галәйһиссәлам артыннан Һаҗәрне һәм аның күкрәк сабыен алып юлга чыга. Мәккәгә җиткәч, ул аларны, Яралтучыга ышандырып, хәзерге көндә Зәм-зәм чыганагы аккан урында калдырып китә. Тирә якта - буп-буш һәм коп-коры чүл генә. Һаҗәр һәм кечкенә Исмәгыйль галәйһиссәламдә бары бер кәрзин хөрмә җимеше һәм турсык белән су гына була. Ибраһим галәйһиссәламнең мондый гамәленнән аптыраган һәм улы белән икесенең алдагы язмышларын күз алдына да китерергә курыккан яшь ана берсүзсез аларны ташлап киткән ире артыннан чабып китә: 

- Бер җан иясе һәм бер тамчы су булмаган шушы эссе чүлдә безнең ничек калдырып китәсең?

Ибраһим галейһисәлам исә бер сүз катмыйча һәм борылып та карамыйча юлын дәвам итә. Һаҗәр аңа артыннан бу сүзләрне берничә тапкыр кычкырып кабатлый. Ниһаять, ул болай ди:

- Сиңа Аллаһ шулай эшләргә куштымы?

Шулвакыт Ибраһим галәйһиссәлам аңа борылып җавап кайтара:

- Әйе, Раббыбыз шулай кушты. Мин сезне Аңа ышандырып тапшырам.

- Алай булгач, Ул безне ташламас. Аллаһы Тәгалә безгә җитә.

Ибраһим галәйһиссәлам Һаҗәр күрмәс ераклыкка җиткәч, яшьләренә тыгылып Аллаһка дога кыла:

رَّبَّنَا إِنِّي أَسْكَنتُ مِن ذُرِّيَّتِي بِوَادٍ غَيْرِ ذِي زَرْعٍ عِندَ بَيْتِكَ الْمُحَرَّمِ رَبَّنَا لِيُقِيمُوا الصَّلَاةَ فَاجْعَلْ أَفْئِدَةً مِّنَ النَّاسِ تَهْوِي إِلَيْهِمْ وَارْزُقْهُم مِّنَ الثَّمَرَاتِ لَعَلَّهُمْ يَشْكُرُونَ

“И, Раббыбыз! Һичшиксез, мин нәселемнең бер өлешен игенсез бер үзәнлеккә, (үзенә дә, янында яшәүчеләргә дә һөҗүм итү һәм мәсхәрәләү) харам кылынган йортың янында урнаштырдым. И Раббыбыз! Намаз укысыннар. Кешеләрдән кайберләренең күңелләрен (Мәккәгә урнаштырган гаиләмә һәм алардан таралачак яңа буыннарга) авыштыр һәм аларны (тирә-яктагы мәмләкәтләрдә өлгергән һәм ерак җирләрдән кайтарылган төрле-төрле) җимешләрдән ризыкландыр, – бәлки, алар (намазларын тиешенчә укып һәм бүтән гыйбадәтләрен җиренә җиткереп, бу нигъмәтләргә) шөкер итәрләр (Ибраһим 14:37).

Ибраһим галәйһиссәлам укыган доганың бәрәкәте белән Раббыбыз кешеләрнең йөрәкләрен шушы чүл урынына карата: элек бер йорт та булмаган, хәтта кәрван юллары да үтмәгән бу чүл бүген һәр мөэминнең күңелендә сакланучы, үзенә Җир шарының төрле почмакларыннан күпмиллионлаган халыкларны тартып торучы Мәккәи Мөкәрәмә шәһәре булып тора.

Әнә шулай итеп, Һаҗәр улы белән бергә шушы буш урынга тормыш өрә. Ул Ибраһим калдырган турсыктан су эчеп, хөрмә җимешләрен ашап, баласын имезә. Ләкин ризык бер мәлне бетә башлый, кояш эсселегеннән качар җир дә булмый.  Һаҗәрнең күкрәк сөте бетә, йөрәге ачтан ярсып елый торган баласына карап әрни, ләкин берни эшли алмый.

Хәлсезләнеп калып, ул бары бер җан иясе килеп чыкмасмы дигән өмет белән як-ягына каранып утыра. Ерак түгел урнашкан Сафа тавына менеп тә күзәтеп карый. Аннан бертуктаусыз дога укып, баласын кочаклап ул үзәнлеккә төшә һәм Мәрва тавына менеп карый. Шушы Сафа һәм Мәрва таулары арасын аңа җиде тапкыр үтәргә туры килә. Һәм... Һаҗәр могъҗизага тап була.

Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең “Сафа һәм Мәрва таулары арасын хаҗилар нәкъ шуңа күрә җиде тапкыр үтә” дигән сүзләре билгеле.  

Зәм-зәмнең барлыкка килүе

Һаҗәр соңгы тапкыр Мәрва тавына менгәч, берничә рәт кеше тавышы ишетә. Беркемне дә күрмәгәч, сүз ката:

- И тавыш иясе, син үзеңне белдердең. Әгәр дә ярдәм итә алсаң, күрен һәм булыш.

Шул вакытта Зәм-зәм барлыкка киләчәк урында Җәбраиль галәйһиссәлам  пәйда була. Исмәгыйль елавыннан туктый алмыйча, аяклары белән җирне дөп-дөп таптый. Җәбраиль галәйһиссәлам  сабый аягы белән таптаган урынга канаты белән кагылып ала, һәм бу җирдән су чыганагы бәреп чыга. Һаҗәр моны күреп, куана-куана  турсыкны су белән тутырам дип, “зәм-зәм” яки “тукта-тукта” дия-дия, су читкә китмәс өчен, чыганакны ком белән коймалап алырга тырыша.

Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм “Исмәгыйль анасы Һаҗәрне Аллаһ кичерсен: Зәм-зәм чыганагын тынычлыкта калдырса, ул елга булып агып китәр иде” дип әйткәне турында хәбәр ителә.

Югыйсә Һаҗәргә: “Су китә дип борчылма! Аллаһ аны синең һәм улың өчен чыгарды. Ул беркайчан саекмаячак”, дип әйтелә.

Белгәнебезчә, шушы көннән алып һәм бүгенге заманга кадәр бу чыганак кешелек дөньясын үзенең шифалы суы белән куандырып тора һәм, ИншәАллаһ, Кыямәт көненә кадәр куандырып торыр.            Һәр мөэмин, хаҗда булу-булмавына карамыйча, бу судан авыз иткәне булгандыр, мөгаен. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән, дип хәбәр ителә: “Дөньядагы иң яхшы су – Зәм-зәм. Бу су тукландыра һәм авыруларга шифа бирә”.

Һаҗәрне һәм кечкенә Исмәгыйльне дә Зәм-зәм, бу җирлеккә кешеләр  килеп урнашканчы, ризыкландырып та, сусауларын басып та торган.   

Исмәгыйль галәйһиссәлам корбан ителергә тиеш

Ел саен Ибраһим галәйһиссәлам Мәккәгә үз гаиләсенә янына килә торган була. Еллар үтә, Исмәгыйль галәйһиссәлам үсеп буйга җитә, Ибраһим исә әйткән нәзере турында оныта... Ләкин көннәрдән бер көнне әти кешегә әйткән вәгъдәсен исенә төшерәләр – ул төш күрә:

- И Ибраһим! Аллаһ әмере белән улыңны корбан ит, - диелә аңа.

Йокысыннан уянгач, Ибраһим галәйһиссәлам бу төшнең шайтаннанмы-Рәхманнанмы икәнлегенә шикләнә башлый. Фәхретдин әр-Разый, Хазин һәм казый Байдави моны болай дип аңлаткан. Ибраһим галәйһиссәлам төшне Гарәфә көне алдыннан күрә. Күңеленә шөбһә төшергәнгә күрә, Зөлхиҗҗә аеның 8нче көне Тәрвия көне дип атала башлый. “Тәрвия” - шикләнү дигән сүз.

Гарәфә көнендә дә шул ук төшне күргәч, Ибраһим галәйһиссәлам аның Аллаһтан булуын аңлый, бөтен шик-шөбһәләр юкка чыга. Әмма Раббының бу әмерен кайчан үтисе?

Өченче тапкыр да әлеге төшне күргәч, ата үз баласын шушы көндә үк корбан китерергә тиешлеге ачыклана. Ибраһим галәйһиссәлам Исмәгыйль галәйһиссәламне корбан китерү урынына алып китә. Соңыннан бу көн «Яумун-Нахр/ Корбан бәйрәме» дип атала башлаячак.

Юлда Ибраһим галәйһиссәлам янына карт кыяфәтенә кереп шайтан килә:

- Ашыкма, бәлки, Аллаһы Тәгалә бу җаваплылыктан сине арындырыр. Улыңны кара: нинди чибәр, сәламәт, төз гәүдәле егет! Үз балаңа пычак кадарга әзер булгач, нинди ата син?!

Шайтанның бу сүзләрен ишеткәч, Ибраһим галәйһиссәлам әйтә:

- Әй, каһәр суккан шайтан! Күземнән югал. Бу – Раббым әмере. Мең улым булса, Аллаһ ризалыгы өчен аларны да корбан итәргә әзер булыр идем.

Ибраһим галәйһиссәламне юлдан яздырудан өмет өзеп, шайтан Исмәгыйль галәйһиссәлам янына да барып карый:

- Атаң сине кадап үтерергә алып бара. Пычагын күрдеңме?

Исмәгыйль галәйһиссәлам әйтә:

- Ата кеше үз баласын үтерә аламыни?! Ни сөйлисең син?

- Аңа Аллаһтан шундый әмер килә.

- Раббымның теләге шундый булгач, синең ни эшең бар, мәлгунь! – дип Исмәгыйль галәйһиссәлам шайтанга таш атып куып җибәрә.

Кырын эшен болай да майтара алмагач, шайтан Һаҗәр янына юнәлә, әмма аны куркыту да көченнән килми – Ибраһим галәйһиссәлам гаиләсе аңа каршы нык тора.   

Бераздан соң Җир күз күрмәгән-колак иштемәгән бер могъҗизалы вакыйгага шаһит була. Коръәндә болай диелә:  

فَلَمَّا بَلَغَ مَعَهُ السَّعْيَ قَالَ يَا بُنَيَّ إِنِّي أَرَىٰ فِي الْمَنَامِ أَنِّي أَذْبَحُكَ فَانظُرْ مَاذَا تَرَىٰ ۚ قَالَ يَا أَبَتِ افْعَلْ مَا تُؤْمَرُ ۖ سَتَجِدُنِي إِن شَاءَ اللَّهُ مِنَ الصَّابِرِينَ

Ул аның белән бергә (эшләрендә) тырышлык куюга (мөмкинлек биргән унөч яшьләргә) җиткәч (атасы аңа): “И улым! Һичшиксез, мин (берничә төн рәттән) төшемдә сине чалганымны күрдем. Син ни уйлаганыңны кара”, – диде. Ул: “И әтием! Сиңа әмер ителгән нәрсәне (һич уйлап тормыйча) үтә. Ин шәә Аллаһ, мине сабыр итүчеләрдән табачаксың”, – диде” (Саффат 37:102).

Күргәнегезчә, сынауның авырлыгына карамастан, Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең әмеренә бер дә каршы килми, аңа берсүзсез күнә. Йөрәгендә һичнинди кайгыру һәм борчылуга да урын калдырмаган итәгать күрсәтә. Ә Исмәгыйль галәйһиссәлам? Атасыннан Яралтучының шушы теләген ишеткәч, ул үзенең көчле иманы һәм күңеле белән Ибраһим галәйһиссәламнең итәгатьлек дәрәҗәсенә ирешә:

...قَالَ يَا أَبَتِ افْعَلْ مَا تُؤْمَرُ ۖ سَتَجِدُنِي إِن شَاءَ اللَّهُ مِنَ الصَّابِرِينَ

Ул: “И әтием! Сиңа әмер ителгән нәрсәне (һич уйлап тормыйча) үтә. Ин шәә Аллаһ, мине сабыр итүчеләрдән табачаксың”, – дид” (Саффат 37:102).

Бик мөһим сүзләр бу. Корбан китерергә кирәклеге турында ишеткәч тә, атасына карата Исмәгыйль галәйһиссәлам шушы авыр мизгелдә мәхәббәтен җуймый, аның хәленә керә, аның теләгенә күнә. Ничек кенә кыен булса да, барыбер яратып “Атам минем” дип эндәшә һәм әдәбен дә саклый. Хәтта Аллаһны да элек олылаган кебек олылый. “ИншәАллаһ!”, ди. Үзен батыр итеп күрсәтеп, мактау сүзләрен ишетү өчен түгел, ә сабыр (!) һәм тәкъвалы булып каласы килә аның. Шуннан да югарырак фида кылу мөмкинме?

Бөек сынау күренеше

Ачыктан-ачу сөйләшүдән соң Ибраһим галәйһиссәлам һәм Исмәгыйль галәйһиссәлам әмерне үтәүгә әзерләнә башлыйлар. Аларның икесе дә берничә мизгелдән дөньяда булмаган, кеше аңы сыйдыра алмаган, изге Коръән китабында мәңгелеккә сакланып калынган һәм буыннан буынга сөйләнә торган олы вакыйганың шаһитлары булачагы турында әле белми. Раббыбыз әйтә:

فَلَمَّا أَسْلَمَا وَتَلَّهُ لِلْجَبِينِ

“Ул икәү (Аллаһы Тәгаләнең хөкеменә тулысынча) буйсынгач, ул аны яны белән (җиргә) яткырды” (Саффат 37:103).

Мондый сынауны кешелекнең бүтән күргәне булмады. Хәтта фәрештәләр дә Ибраһим галәйһиссәлам һәм Исмәгыйль галәйһиссәламнең ихлас гамәлен тын да алмыйча күзәтеп тора. Ниһаять, ата үз улының муенына пычак тидерә. Ләкин... пычак кисми, Исмәгыйль галәйһиссәламнең бер тамчы каны да чыкмый. Ибраһим галейһисәлам пычакның үткенлеген тикшерә – пычак ташны яра, әмма Аллаһның бөек хикмәте белән кеше муенынын кисми.

Шулчак Ибраһим галәйһиссәлам ачу белән әйтә:

- Әй, пычак! Син минем Раббыма итагатьсезлек күрсәтүемне телисеңме?

Пычак җавап бирә:

- Хәлил кисәргә куша, Җәлил кисмәскә кула. Миңа нишләргә? Әлбәттә, мин Аллаһы Тәгалә сүзен генә тыңлыйм.

Әнә шулай итеп, ике бөек тәкъвалы кеше Раббыбызга үзләренең тугърылыкларын дәлилли. Атага һәм аның газиз улына Аллаһ ризалыгы өчен корбан итәргә сарык җибәрелә.

إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ الْبَلَاءُ الْمُبِينُ

وَفَدَيْنَاهُ بِذِبْحٍ عَظِيمٍ

“Һичшиксез, бу – ап-ачык бер сынау. Без аңа фидия итеп зур (кыйммәткә һәм гәүдәгә ия булган) бер корбанлык (сарык тәкәсе) бирдек (Саффат 37:106-107).

Бу мизгелдә кулына сарык тотып Җәбраиль галәйһиссәлам килеп чыга. Күктән ул тәкбир әйтеп төшә:

– Аллааһү Әкбәр! Аллааһү Әкбәр!

Ибраһим галәйһиссәлам башын өскә күтәреп әйтә: “Ләәә иләәһә илләЛлааһү үәЛлааһү Әкбәр”.

Исмәгыйль галәйһиссәлам бу сүзләрне ишетеп әйтә: «Аллааһү Әкбәр үә лиЛләәһил хәмде».

Менә шушы вакыйгадан соң Корбан гаете көннәрендә мөэмин-мөселманнар һәр фарыз намазыннан соң бердәмләшеп тәкъбир-тәшрикъләрне кабатлый башлый. Тәкъбирләрне әйтү Гарәфә көненең иртәнге намазыннан башлап бәйрәмнең дүртенче көнендәге ястү намазына кадәр әйтелә.

Шулай итеп, Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһы Тәгалә сынавын үтәп, Аңа үзенең тәкъвалыгын һәм тугърылыгын исбатлый. Раббыбызга үзенең чиксез иманын күрсәтеп, ул Хәлилуллаһ, ягъни Аллаһның дусты дигән олы исемгә лаек була. Без исә шуны аңладык: сөекле Яралтучыбыз үзенең колларыннан сабырлык, диндарлык һәм ихлас иманнан башка берни таләп итми. Ул бушка китерелгән корбаннардан да риза булмый. Әмма ихластан Аның ризалыгы өчен шәхси милек һәм гомерне корбан итәргә әзер булу Аллаһы Тәгалә әмеренә буйсыну, Аңа ихластан гыйбадәт кылуыбызны дәлилли. Хәлилуллаһ шундый булган!

Шушы гыйбрәтле кыйссадан аңлашыла ки, Ибраһим галәйһиссәламнең башына төшкән барлык сынауларның максаты газиз баласының гомерен өзү түгел, ә йөрәгеннән Ходай Тагәләдән кала башка мөхәббәтләрне сөртеп ташлау була. Кулына пычак алып, Ибраһим галәйһиссәлам Исмәгыйльне түгел, ә аңа карата сөюен кисеп, күңелендә бердәнбер бөек илаһи яратуны гына калдыра.

Аллаһы теләмәсә, бернинди үткен пычак кисә, бернинди ут яндыра, бернинди диңгез суга батыра алмаячак. Ибраһим галәйһиссәлам һәм Муса галәйһиссәламнең гыйбрәтле мисаллары – безгә үрнәк булыр.

Кем юмартрак?

Сынауны үтеп, Исмәгыйль галәйһиссәлам атасыннан сорый:

- И атам минем! Безнең кайсыбыз юмарткан икән: синме-минме?

- Улым! Мин юмартак, чөнки мин гомер буе көткән сау-сәламәт, үсеп җиткән, дөньяның бөтен байлыкларыннан да кадерлерәк булган бердәнбер газиз баламны Аллаһ юлында корбан итәргә әзер идем.

- Атам минем! Мин синнән юмартрак. Минем гомерем бер генә, син исә, мине корбан иткәннән соң, Раббыбыздан үзеңә тагын бала сорый ала идең.

Шулчак Аллаһы Тәгалә әйтә:

- Мин сезнең икегездән дә юмартак, чөнки берегезгә газиз бала, икенчегезгә гомер бүләк иттем.

Шулай итеп, барлык мөселманнарга Ибраһим галәйһиссәлам һәм Исмәгыйль галәйһиссәлам белән бәйле шушы бөек вакыйгаларны искә төшереп, корбан китерү Исламның бер вәҗиб гамәлләреннән санала. Корбан бәйрәме – җир шарының барлык почмакларында зурлап билгеләп үтелә торган мөселман бәйрәме ул. Корбан – Аллаһы безгә насыйп иткән зур гыйбадәт, Раббыбыз биргән сансыз нигъмәтләр өчен рәхмәтебезне белдереп, буйсынуыбызны күрсәтү, Аллаһыга үзеңнең тугрылыгыңны һәм мәхәббәтеңне мал-мөлкәтеңне корбан китереп белдерү һәм дәлилләү мөмкинлеге.

Ибраһим галәйһиссәламне байлык белән сынау

Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламне Хәлил, ягъни дусты итеп игълан иткәч, фәрештәләр әйтә:

- И Раббыбыз! Син аның ничек итеп Үзеңнең дустың итеп таный аласың, аның йөрәге байлык һәм балаларына карата мәхәббәт белән тулы бит?

- Аның калебендә Миннән башка бернәрсәгә сөю хисе юк. Теләсәгез, сынагыз үзен.

Шунда бер фәрештә кеше кыяфәтенә кереп Ибраһим галәйһиссәлам янына килеп әйтә:

- Син зур байлыклар иясе, ә мин - мохтаҗ.

Ибраһим галәйһиссәлам җавап кайтара:

- Минем Раббыма мактаулар әйтсәң, сине үземнең милкемнән бүләклим.

- Суббуухун куддуусун раббүл-мәләәикәти вәр-рух.

- Байлыгымның яртысы – синеке! Раббыма тагын мактаулар ирештер – шушы көтүне тулысы белән сиңа бирәм.

Фәрештә тагын шушы тәсбихне кабатлагач, Ибраһим тау башына менеп барча көтүчеләренә җиткерә:

- И көтүчеләр! Мин сезне бөтен көтүләрегез белән шушы кешегә бүләк иттем, чөнки ул Аллаһы Тәгаләгә мактаулар әйтте.

Ибраһим галәйһиссәламнең шушы гамәленә һәм юмартлыгына исе киткән фәрештә әйтә:

- Мин – сине сынарга дип килгән фәрештә һәм синең байлыкларыңа мохтаҗ түгел. Милкең үзеңдә калсын.

Ибраһим галәйһиссәлам Кәгъбә төзи

Ибраһим галәйһиссәлам Хәрәм җирендә хатынын һәм улын калдырып китеп туган ягына әйләнеп кайткач, ул ел саен гаиләсе янына монда кабат килә торган була.

Һаҗәр үлгән һәм Исмәгыйль галәйһиссәлам өйләнгән елны да килә ул. Әмма улын өйдә очрата алмый. Йортта аның яшь хатыны гына каршылый. Ул Исмәгыйль галәйһиссәламнең ауга киткәнен хәбәр итә. Ибраһим галәйһиссәлам сорый:

- Ни хәлләрдә яшисез?

- Без фәкыйрьлектә гомер кичерәбез.

- Ирең кайткач, миннән сәлам әйт һәм ишек тупсасын алыштырырга куш.

Ибраһим галәйһиссәлам өйгә кайткач, атасының исен сизеп ала һәм аның монда булганын аңлап, хатыныннан сорый:

- Кем дә булса килдеме бүген?

- Әйе, бер карт кергән иде, хәлләрне сорашып, сиңа сәлам әйтергә һәм ишек тупсасын алыштырырга кушты.

Ибраһим галәйһиссәлам әйтә:

- Ул минем атам булган, ә ишегемнең тупсасы – син. Ул миңа синең белән аерылырга кушкан. Бүгеннән син үз гаиләңә кайта аласың.

Бу вакыйгаларда олы хикмәт бар. Пәйгамбәрләр беркайчан нәфесләреннән чыгып сүз дә әйтмәгән, гамәл дә кылмаган. Бары тик Аллаһ кушуы буенча гына. Мондый әмернең мәгънәсе дә шунда ки, сөекле рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Исмәгыйль галәйһиссәлам нәсәленнән чыгарга тиеш булган, шуңа күрә аның хатыны да әлеге нәселнең анасы исеменә лаек булырга тиеш. Билгеле, холыксыз һәм көйсез хатын шушы олы дәрәҗәне күтәреп йөртерлек булмый.

Пәйгамбәрлек чылбыры Ибраһим галәйһиссәламнең ике улы – Исхак һәм Исмәгыйль галәйһиссәламгә барып тоташа. Сара һәм Ибраһим галәйһиссәламнең улы Исхак галәйһиссәламнән Исраильлеләр кавеме барлыкка килә. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм генә Һаҗәрдән туган Исмәгыйль галәйһиссәлам нәселеннән чыга.

Күпмедер вакыт узгач, Исмәгыйль галәйһиссәлам Җөрхем кавеменнән үзенә икенче хатын ала. Ул өйдә берүзе калган мәлдә Ибраһим галәйһиссәлам улының хәлен белергә дип килә. Яңа хатынның хәл-әхвәлен сорагач, ул әйтә:

- Исмәгыйль безгә ризык эзләп ауга китте.

- Ни хәлләрегез бар?

- Аллаһыга шөкер! Без бәхетле һәм имин яшибез.

- Нәрсә ашыйсыз һәм эчәсез?

- Ит ашап, су эчәбез.

- И Раббым, аларның итләрен һәм суларын бәрәкәт белән бүләклә, – дип Ибраһим галәйһиссәлам дога кыла.

Пәйгамбәрнең бу догасы белән Аллаһы Тәгалә алар яшәгән бөтен җирлеккә бәрәкәт иңдерә – монда һәрчак җиткән кадәр ит һәм су була.

Ибраһим галәйһиссәлам үз килененең күркәм холкын ошата һәм аңа шундый сүзләр әйтә:

- Ирең өйгә кайткач, аңа миннән сәлам җиткер һәм ишек тупсасын яхшы карарга куш.

Бу вакыйга турында хатыны Ибраһим галәйһиссәламгә сөйли.

- Бу минем атам иде. Ә син – ишегемнең тупсасы. Ул миңа сине кайгыртып һәм яратып яшәргә кушкан. Син элек тә күңелемә газиз идең, хәзер тагын да сөеклерәк булдың.

Күпмедер вакыттан соң Аллаһ теләге белән Ибраһим галәйһиссәлам кабат Хәрәмгә килә. Монда аңа Бәйтуллаһны яңадан төзергә кирәк була.  Ерактан үк күреп алып, Исмәгыйль галәйһиссәлам атасы янына чабып килә, кулларын үбә, алар кочаклаша.

- И улым! Раббыбыз миңа бөек гамәл кылырга кушты. Ярдәм итәрсеңме? – дип Ибраһим галәйһиссәлам улына сүз ката.

Ул вакытта Кәгъбәдән бары кечкенә тау гына калган була. Силләр һәм су басулар аның нигезен генә калдыра. Ибраһим һәм Исмәгыйль галәйһиссәлам аны чистартып, диварларын күтәрә башлыйлар. Исмәгыйль галәйһиссәлам ташлар ташып тора, ә атасы аларны тезеп сала.

Кәгъбә шактый күтәрелгәч, Исмәгыйль галәһисәлам бүген «Ибраһим мәкаме» дип йөртелә торган бер таш китерә. Ибраһим галәйһиссәлам, буе җитмәгәч, аңа басып диварларны төзүне дәвам итә, шуңа бу ташта аның аяк эзләре уелып кала. Аллаһ Йорты төзелеп беткәч, атасы улы белән Раббыга шушы олы хезмәтне кабул итүен сорап дога кыла:

وَإِذْ يَرْفَعُ إِبْرَاهِيمُ الْقَوَاعِدَ مِنَ الْبَيْتِ وَإِسْمَاعِيلُ رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا ۖ إِنَّكَ أَنتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ

“Вакытында Ибраһим белән Исмәгыйль (галәйһимәссәләм) Бәйттән (Адәмнән (галәйһиссәлләм) соң) калган нигезләрне (табып, диварларын) күтәрделәр (һәм, шул ук вакытта, болай дияләр иде): “И Раббыбыз! (Бу хезмәтебезне) Бездән кабул ит, һичшиксез, Син – (һәрнәрсәне) Ишетүче, (һәрнәрсәне) Белүче л-Бәкара 2:127).

Соңыннан Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһ кушканча Кубайс тавына менеп (кайбер риваятьләрдә Ибраһим мәкаме ташына басып дип әйтелә) кешеләргә хаҗ кылу кирәклеге турында хәбәр итә:

- И кешеләр! Раббыбыз безгә Аның Йортын әйләнеп тәваф кылырга куша. И кешеләр, бу әмерне үтәгез!

Раббыбыз Аллаһ һәрбарчабызга да шушы изге җирләрдә хаҗ кылырга һәм Аның Йортына маңгай-битләребез һәм йөрәкләребез белән кагылып китәргә язсын иде!

Дәвамы бар...

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана