Islam-today журналистлар арасында уздырылган бәйгедә җиңү яулады

26 сентябрь 2019 ел 14:27
Islam-today журналистлар арасында уздырылган бәйгедә җиңү яулады

Бүген, Мөхәррәм аеның 27-нче көнендә, Казанда «Татмедиа» республика агентлыгы журналистлар арасында уздырган бәйгегә йомгак ясалды. Рус телендәге иң популяр интернет-ресурсларның берсе саналган Islam-today порталы ММЧда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне иң яхшы яктырту буенча конкурста “Интернет-ММЧда иң яхшы язма” номинациясендә җиңү яулады. Моннан тыш, Россиядә иң зур мөселман медиахолдингларының берсенә – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортына караган электрон газета экстремизмга каршы тематиканы иң яхшы яктырту буенча конкурста шул ук номинациядә III урынга лаек булды.

Шунысын билгеләп узарга, Islam-today  порталы бу бәйгедә дөньяви эшлекле һәм иҗтимагый-сәяси массакүләм мәгълүмат чараларын узып китте. Шул рәвешле, мөселман журналистикасының конкуренциягә сәләтлелеген һәм кирәклеген күрсәтете.

Хосусый ММЧ ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау буенча эшчәнлеге юнәлешендә төп каналларның берсе булып тора. Әлеге эшчәнлек “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан алып барыла. Ислам медиахолдингы күпсанлы дини медиапроектларны гамәлгә ашыра – басма, электрон ММЧ, радио, телевидение. Аларның иң мөһим бурычы-җәмгыятьне рухи яктан тәрбияләү. "Хозур" нәшрият йортының ислам кыйммәтләрен пропагандалау буенча эшчәнлегенең шактый зур өлеше Россиядә иң популяр һәм абруйлы Ислам яңалыклар сайтларының берсе – Islam-Today.ru порталы мәйданчыгында тормышка ашырыла. Порталга айга 2 миллионнан артык кеше керүе теркәлгән. Язмаларда исламның асыл кыйммәтләрен пропагандалауга, ТРда һәм аннан читтә миләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне яктыртуга, шулай ук дин юлына күптән түгел генә баскан кешеләр белән аңлату эшләренә аерым игътибар бирелә. Моннан тыш, портал социаль челтәрләрдә актив профилактик эш алып бара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы