Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы балалар өчен кабат бушлай чәч кистерү көне үтте

27 сентябрь 2019 ел 11:03
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы балалар өчен кабат бушлай чәч кистерү көне үтте

Кичә, Мөхәррәм аеның 27-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, “Сакал” барбершопы белән берлектә, үзенчәлекле сабыйларны кабат хәйрия акциясе белән сөендерде. Үсешләрендә сөйләм һәм күрү буенча үзенчәлекләре булган, аутизм, ДЦП диагнозлары белән көрәшүче 13 балага Казанның иң яхшы барбер-осталары бушлай чәч кистерү көне үткәрде.

Күркәм гадәт буенча очрашу ДЦП һәм ретинопатиядән интегүче сәләтле малай Тимур Фазлыевның Коръән аятьләре укуы белән башланып китте. Сәламләү сүзләреннән соң, «Зәкят» фонды белгечләре хоккей җыелмасы уенчылары Эмиль Гарипов белән Альберт Яруллинга хәйрия чараларын уздыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Очрашу ахырында балаларны фотосессия, бүләкләр һәм чәй өстәле белән куандырдылар.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте халыкның социаль яктан якланмаган бик күп катламнарына ярдәм күрсәтү буенча мөһим башлангычларны актив рәвештә гамәлгә ашыра. Әлеге эшчәнлек, нигездә, мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан башкарыла. Фондның иң мөһим башлангычларыннан берсе – авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа. Әлеге программа 2016 елдан бирле эшләп килә. Акча җәлеп итү буенча актив эшчәнлек нәтиҗәсендә 3 ел эчендә мәрхәмәтле кешеләр һәм гаммәви мәгълүмат чаралары ярдәмендә фонд барлыгы 170 авыру баланың тернәкләнү һәм дәвалану курсын түләү өчен акча җыеп тапшырды. Фонд канаты астындагы бәләкәчләрнең күпчелеге ДЦПның авыр формаларыннан интегә һәм аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә.

Авыру балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән тагын бер әһәмиятле проект булып «Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк» проекты тора. Ул Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. Татарстан өчен уникаль саналган әлеге проектның 2017 елның ноябрендә башланып киткән беренче сезоны кысаларында инвалид балаларны социальләштерү һәм социаль-көнкүреш тормышка яраклаштыру, шулай ук аларның әти-әниләренең эмоциональ “януын” кисәтү буенча чаралар оештырыла. Үзәккә йөрү бушлай.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы