Питрәчтә районның төп мәчетен төзү дәвам итә

09 октябрь 2019 ел 10:00
Питрәчтә районның төп мәчетен төзү дәвам итә

Питрәчтә районның төп мәчетен төзү дәвам итә. Мәчеткә нигез 2000 елда ук салына. Әмма шуннан соң төзелеш туктап кала һәм бары тик 2019 ел башында гына яңа көч белән кабаттан башлана. Биредә фундамент торышын бәяләүгә юнәлтелгән экспертиза уздырыла. Нәтиҗәдә цоколь катын үз вакытында төзекләндерергә мөмкинлек биргән техник карар чыгарыла. Хәзерге вакытта проект буенча монолит тимер-бетон корылмасын урнаштыру эшләре башкарыла.

Күпән түгел мәчет төзелә торган урында район Башкарма комитеты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре катнашында өмә уздырылды. Алар территорияне төзелеш калдыкларыннан чистартырга ярдәм итте.

Проект буенча мәчет ике катлы булачак. Бинаның гомуми мәйданы 1344,8 кв.м.ны тәшкил итәчәк. Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз уку заллары, тәһарәтханәләр, уку бүлмәләре һ.б.лар каралган.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: мәчет халык акчасына төзелә. Питрәч районы мөхтәсибәте мөмкинлеге булган һәркемне бу изге эштә катнашырга чакырга. Ярдәмне акчалата да, төзелеш эшләрендә катнашып та күрсәтергә була.

Мәчет төзелешенә акча күчерү өчен реквизитлар түбәндәге рәсемдә күрсәтелгән:

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы