Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Татарстан мөфтиятендә булды

15 октябрь 2019 ел 16:09
Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Татарстан мөфтиятендә булды

Бүген, сәфәр аеның 16-нчы көнендә, нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Мөхтәрәм кунакны ихлас сәламләп һәм яңа керешкән вазифасында уңышлар теләп, мөфти хәзрәт Исмәт бәйне бик теләп Татарстан мөселман өммәте тормыш-яшәеше, нәзарәтнең төп эш юнәлешләре, республикабыздагы дини вәзгыять, татар дин галимнәренең мирасы белән таныштырды. Очрашу барышында үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә кагылышлы фикерләр әйтелде.

Иң беренче чиратта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең Казандагы баш илчесен Татарстанның дин әһелләре, имам-мөхтәсибләр, казыйлар, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр катнашында Шәһре Болгарда узачак Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә чакырды: “Һәм елдагыча Болгар шәһәрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәүлиден үткәрергә дин кардәшләр белән  бергәләп җыелырга ниятлибез. Быел да әлеге мөбарәк чара 8-нче ноябрь көнне ахшам намазыннан соң узар дип көтелә. Соңгы ике елда Мәүлид кичәсен быел беренче ислам докторларын укытып чыгарган Болгар ислам академиясе бинасында үткәрдек. Быел да, әлеге матур традицияне дәвам итеп, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, имам-мөхтәсибләр, дин белгечләре, шәкертләр катнашында Мәүлид касыйдәләре, вәгазьләр укырга, мөнәҗәтләр әйтергә ниятлибез. Сезне мөбарәк бәйрәмебездә күрергә бик шат булыр идек, рәхим итегез!”. Яңа илче әлеге чакыруны кабул итеп алды.

Алга таба сүз барышында Камил хәзрәт бик теләп нәзарәтнең проектлары белән таныштырып узды. Сүз, аерым алганда, “Хозур ТВ” мөселман телеканалы эшчәнлеге, татар дин галимнәренең мирасын торгызу һәм халыкка җиткерү хакында иде.

Моннан тыш, Татарстан мөфтие Төркиянең Казандагы Баш консулын быелның Рамазан аеның беренче көненнән нәзарәттә ачылган «Даруль-ифта» call-үзәге һәм аның эшчәнлегенең кайбер нәтиҗәләре белән таныштырды: «Даруль-ифта» – шәригатьнең теге яки бу мәсьәләләре буенча фәтвалар чыгару өчен махсус булдырылган күпканаллы call-үзәк. Теләге булган һәркем эш көннәрендә сәгать 10.00нан 16.00га кадәр 8 800 222 7667 номерына шалтыратып, үзен борчыган сорауларга бик теләп җавап ала. Күпканаллы линиягә мөрәҗәгать итүчеләр белән шәригать белгечләре аралаша. Шунысы күркәм, безнең белгечләр шалтыратучылар белән 7 телдә аралаша. Республикабызда рәсми саналган татар һәм рус телләреннән кала, гарәп, таҗик, шул исәптән төрек, фарсы, инглиз, француз телендә аңлаша алалар”, – дип аңлатма бирде Камил хәзрәт.

Очрашуда Камил хәзрәт татар галимнәренең мөселман дөньясында тоткан урыны хакында да сөйләп узды: “Безнең галимнәребез мөселман дөньясының кайсы гына почмакларында танылу алмаган: мисал өчен, тумышы белән Сарман районыннан булган Мөхәммәд Морад Рәмзи хәтта Мәккәдә гарәпләргә дәрес биргән, ә менә Габдерәшит Ибраһимов дәгъвәт белән Япониягә кадәр барып җитеп, анда беренче мәчет салдыруга ирешкән. Муса Җаруллаһ Бигиев Мәккәдә ун кыйраәт остазы буларак дәрес биргән. Мәрҗани хәзрәтебезнең күпкырлы эшчәнлеге хакында киң җәмәгатьчелеккә ирештерүне максат итеп куеп, узган елны нәзарәтебез Мәрҗани елы дигән исем белән уздырды. Атаклы галимнәребезнең мирасын барлау, аларның каберләрен зиярәт кылу бик мөһим. Сәфәрләргә чыккач мирасыбызның бай булуына сөенеп кайтабыз. Төркиядә күмелгән, җирләнгән фидакарь шәхесләребез, язучылар, галимнәр бар, аларның каберләрен беләбез, барып догалар кылабыз. Киләчәктә дә милли һәм дини мирасыбызны өйрәнү юлында хезмәттәшлегебез дәвамлы булсын!”

Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Исмәт Эрикан шулай ук хәләл индустриясен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр белән чыкты.

Очрашу ахырында киләчәктә үзара хезмәттәшлек алып бару юнәлешләре һәм мөмкинлекләре буенча узган очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт Баш консулга “Хозур” нәшрияты бастырган китапларны тапшырды. Мөхтәрәм кунакта аеруча “Хозур” нәшрият йорты чыгарган XX йөз башында нәшер ителгән “Русча-татарча мөкәммәл лөгат” сүзлегенең репринт басмасы зур кызыксыну уятты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы