Чистайда Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышлап Коръән уку бәйгесе узды

23 ноябрь 2019 ел 21:01
Чистайда Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышлап Коръән уку бәйгесе узды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 26-нчы көнендә, Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасының беренче казые Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышланган Коръән уку бәйгесе узды. Конкурс Чистай мөхтәсибәте тарафыннан үз вакытында Татарстанда беренче мәдрәсәсә ачкан күренекле татар дин белгече хөрмәтенә игълан ителгән айлык кысаларында уздырылган кульминацион чара булды. Зона ярышында Алексеевск, Әлки, Аксубай, Спас, Нурлат, Яңа чишмә һәм Чистай районнарыннан 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге 70тән артык бала катнашты.

Казыяткүләм Коръән уку бәйгесе яшь мөселманнар катнашында “Восток” мәдәни-ял үзәгендә узды. Әлеге чара Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямовның яшь катнашучыларны һәм аларның әти-әниләрен сәламләве һәм балаларга хәер-фатыйхасын бирү белән башланып китте. Ул Коръән укуның фазыйләтләрен билгеләп үтте һәм конкурста катнашучыларга уңышлар теләде. ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, Татарстанның көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, Чистай муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов һәм район мөхтәсибләре катнашты әлеге кичәнең шәрәфле кунаклары буларак катнаштылар.

Бәйгедә катнашучыларны дүрт яшь төркеменә бүлделәр: өчтән алтыга кадәр, җидедән унга кадәр, шулай ук Коръән җүзләрен белүдәге аерма белән 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар арасында ике төркем. Җүз – Коръәннең якынча утыздан бер өлеше. 3-6 яшьлекләр өчен 3 сүрә һәм аннан күбрәкне белү таләп ителде, 7-10 яшьлекләр өчен – 10 сүрә, 6-15 яшьлекләрнең бер төркеменә – ярты җүздән бер җүзгә кадәр, шул ук яшьтәгеләрнең икенче төркеменә бер җүздән күбрәк белү таләп ителде. Моннан тыш, чара барышында конкурстан тыш катнашучылар да чыгыш ясады.

Чыгыш ясаучыларны компетентлы жюри бәяләде, ул җиңүчеләр итеп 25 баланы билгеләде – аларга кыйммәтле бүләкләр: снегокатлар, конструкторлар, курчак йортлары, картиналар, машиналар, курчаклар, акчалата сертификатлар, уенчыклар кибетенә сертификатлар һәм башкалар бүләк ителде. Калган барлык катнашучылар дипломнар һәм татлы бүләкләр алдылар.

Шунысы игътибарга лаек, конкурс биш сәгатьтән артык дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы