Бүген Дагыстанга сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанның «Ватан» радиосына интервью бирде. Әңгәмә барышында ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтнең рус телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсен бастыру турында сөйләде. Камил хәзрәт билгеләп узганча, Изге Коръән – хаталардан азат булган бердәнбер китап. “Шуңа күрә кеше әзерләгән теләсә кайсы китапта ялгыш булырга мөмин. Һәм бу нормаль күренеш. Без оригиналны тапшырырга омтыла, аңа мөмкин кадәр якынаюга ирешә алабыз, әмма идеалга кадәр без беркайчан да барып җитә алмаячакбыз”, - дип билгеләп үтте мөфти.
Камил хәзрәт сүзләренә караганда, Коръән мәгънәләрен рус теленә тәрҗемә иткән эшче төркем сүзгә-сүз тәрҗемә белән танышырга, шулай ук китапның мәгънәсен аңларга теләүчеләрнең дә теләкләрен исәпкә алырга тырышкан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге хезмәт хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган уртак эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора. Билгеле, хаталар булачак. Әмма без сайлаган ысул – коллектив эшчәнлек – иң яхшы мөмкинлек".
Әңгәмә барышында Камил хәзрәт тикшерү процессының ничек барганлыгы турында да әйтеп узды: “Без макетны бастырып, Дагыстанга җибәрдек. Безгә ул өстенә язылган, сызылган килеш кайтты. Бу уңайдан бернинди үпкәләүләр булмады. Үзебезнең исемне тышлыкка чыгару, шул ысул белән исем яулауны максат итеп куймадык. Һәрхәлдә, галимгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хезмәт кешеләр, аңа нигезләнеп, фетвалар чыгарсын өчен әзерләнмәде. Без Коръәнне кешеләргә якынайтырга теләдек".