Морат Рәмзи – күренекле татар дин галиме, тарихчы, патша Россиясендә яшәгән төркиләр тарихына багышланган ике томлык «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» (Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы) әсәре авторы. II Бөтенроссия мөселманнары корылтае делегаты.
Морат Рәмзи 1854 елның 10 октябрендә Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Сарман районы) Әлмәтмулла (Иске Әлмәт) авылында туа. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, Мөхәммәд Морат Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсендә, Чиләбе губерниясенең Троицк шәһәрендә укый, аннары казах авылларында, Ташкентта һәм Бохарада мөгаллим булып эшли. Белем алуын Согуд Гарәбстанында дәвам итә. Биредә ул гарәп телен, тәфсир, фикх гыйлемен үзләштерә, Коръәнне яттан өйрәнә, дини әдәбиятны гарәп теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.
1917 елгы февраль инкыйлабыннан соң, 1917 елның июлендә, Морат Рәмзи Казанда узган II Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда делегат буларак катнаша. 1919 елның язында Уфага килә, аннан Семипалатинск аша – Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәге Чөчәк (Чүгүчәк) каласына күчеп китә. Ул чакта Чөчәк шәһәре Көнчыгыш Төркестандагы Ислам мәдәнияте үзәкләренең берсе була. Җирле мөселманнар аны имам һәм мөдәррис вазыйфасына чакыра.
Шәех Рәмзине кызыксындырган өлкә булып Идел буенда, Уралда һәм Көнбатыш Себердә төркиләр һәм Ислам тарихы тора.
Морат Рәмзи үз гомерендә 15-кә якын фәнни хезмәт, шулай ук күпсанлы мәкаләләр һәм шигъри әсәрләр яза һәм бастыра. Аерым алганда, ул төрле дини мәсьәләләргә багышланган хезмәтләр, гарәп грамматикасы буенча китаплар, Коръән тәфсирләре авторы буларак билгеле. Ике томлык «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» («Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы») аңа зур танылу китерә.