"Ярдәм"дә “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча тернәкләндерү курслары башланды

21 гыйнвар 2020 ел 09:43
"Ярдәм"дә “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча тернәкләндерү курслары башланды

Казанда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Тернәкләндерү үзәгендә “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча бер айлык тернәкләндерү курслары башланды. Күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү юнәлешендәге курслар 2020 елда уздырыла торган курсларның беренчесе булып тора. 20 гыйнварда башланган курслар 19 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Ел дәвамында “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча 4 курс дәвамында 200 күрмәүче һәм начар күрүчегә белем бирү һәм тернәкләндерү көтелә. Дүрт курсның икесе “ЛУКОЙЛ” акционерлык җәмгыяте – “РИТЭК” ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы субсидиясе ярдәмендә 2020 елның гыйнвар-февраль һәм апрель-май айларында узачак.

“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проекты – “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән зур күләмле проекты. Әлеге проектның географиясе киң. Бу проектны тормышка ашыру дәверендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр Казанга Россиянең төрле почмакларыннан -  Калининградтан алып Владивостокка кадәр 40 тан артык төбәктән килде. Ел саен Тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узарга теләп 300дән артык кеше мөрәҗәгать итә. Ун елдан артык вакыт эчендә тернәкләндерү курсларында берничә меңнән артык кеше шөгыльләнде.

Бүген “Ярдәм”дә башланган курсларга Россия Федерациясе төбәкләреннән - Ростов, Оренбург, Ульяновск, Омск өлкәләреннән, Пермь һәм Ставрополье крайларыннан, Башкортостан, Мари Эл, Карачай-Черкесия, Дагыстан Республикаларыннан, Мәскәү, Екатеринбург, Самара шәһәрләреннән, шулай ук Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан 50 кеше килде.

Курслар башлануга багышланган тантаналы җыелышта “Ярдәм” фонды вице-президенты, Тернәкләндерү үзәге директоры, әлеге проектның җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова чыгыш ясап, тернәкләнү узучылардан килгән уңай бәяләмәләрнең шатландыруын хәбәр итте. Шулай ук “Ярдәм” фонды үзәгендә тернәкләнү узарга һәм белем алырга теләкнең зур булуы да, күрмәүчеләрнең һәм начар күрүчеләрнең мөстәкыйльрәк булу, үзләренең кадерен белергә һәм үз көчләренә ышанырга теләү, чын дуслар табу – шулай итеп, тормышларын яхшыртырга теләү омтылышы да сөендерә. Ә тернәкләндерү үзәгендә боларның барысын да тормышка ашыру өчен барлык шартлар да бар.

“Ярдәм” фондының Тернәкләнү үзәгендә тернәкләнү узучылар, бүген тантаналы ачылышта чыгыш ясап, “Ярдәм” турында күптәннән ишетүләрен, бирегә яңа белемнәр һәм күнекмәләр алырга килүен хәбәр итте. Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр бирегә Брайль язуында Коръән укырга, Ислам нигезләрен, гарәп телен, компьютерда эшләргә  өйрәнергә, Брайль язуындагы әдәбият белән танышырга килгән.

 “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проекты Татарстан Республикасында Казан шәһәрендә тормышка ашырыла. Әмма физик мөмкинлекләре чикләнгән, бу очракта күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр тернәкләнү узу һәм белем алу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән җыелалар.

Проектның максаты – күзләре күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту: аларга белем бирү, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтү, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булышу. Әлеге проект җәмгыятьнең игътибарын инвалидлар белән бәйле проблемаларга җәлеп итүне дә бурыч итеп куя.

Киңкырлы тернәкләндерү программасы белем бирү, психология һәм медицина ярдәме күрсәтүне, физик яктан тернәкләндерүне дә күз алдында тота. Күптән түгел генә сукырайган кешегә дә, тумыштан кояш нурларын күрүдән мәхрүм булганнар – барысы да исәпкә алына. Менә Брайль графикасында язарга һәм укырга өйрәтүне алсак та, рус брайлен дә, гарәп брайлен дә үзләштерергә мөмкинлек бар. Алты нокталы брайль язуында укырга һәм язарга өйрәнсәләр, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр үзлектән белем ала, кызыклы мәгълүмат белән таныша, эшкә урнаша ала һәм мөстәкыйльрәк була. Курсларда Брайль әлифбасын өйрәнүне дәвам итәргә дә, гарәп графикасы хәрефләрен зурайтып өйрәнергә дә, компьютер нигезләрен үзләштерергә дә мөмкинлек бар. Килеп туган проблемаларны хәл итү өчен, курсантлар авыр хәлләрдә югалып калмасын өчен, юристлар үз киңәшләрен бирә. Программага шулай ук спорт чаралары, скандинавия таяклары белән һәм тандем велосипедларына утырып йөрүләр дә, массаж сеанслары уздыру да кертелгән. Курсларда тернәкләнү узучыларның театрларга, экскурсияләргә, музейларга, паркларга баруы, табигатькә чыгуы аларның рухи халәтенә уңай тәэсир итә. Биредә үзләштергән күнекмәләр тормыш итәр өчен файда китерә.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узганнан соң, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең тормышка мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрә, үзләрен ничек бар шулай кабул итә башлый. Алга таба яшәр өчен, көчләре арта. Үз-үзләренә ышанычы арта, рухи яктан ныгып кайтып китәләр. Монда алар үзләренә дуслар таба һәм бу дуслык еллар буена дәвам итә. Тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узган кешеләр “Ярдәм”гә кабат-кабат әйләнеп кайта.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы