“Зәкят” хәйрия фонды үзенчәлекле балалар өчен иҗади мастер-класс уздырды

04 февраль 2020 ел 10:23
“Зәкят” хәйрия фонды үзенчәлекле балалар өчен иҗади мастер-класс уздырды

Җөмәдәл-ахир аеның 9-нчы көнендә (3-нче февральдә) инвалид сабыйлар, яшь инвалидлар һәм аларның әти-әниләре өчен «Хәят» социальләшү үзәгендә үзенчәлекле балалар өчен иҗади мастер-класс узды. Әлеге чара назарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан оештырылды. Бу юлы үткәрелгән мастер-класста балалар волонтерлар белән бергә «Камка» дип исемләнгән аппликация ясадылар. Төрле авыр диагнозлар белән яшәүчеләрнең яшьтәшләре һәм дуслары белән аралашулары – зур куаныч. Иҗади эшчәнлек барышында алар актив әңгәмә коралар, үз фикерләре, рәсемгә кагылышлы тәэсирләре белән уртаклашалар.

Дәресләрдә балалар музыка терапиясен узалар, этикетны өйрәнәләр, шулай ук төрле тренингларда катнашалар. Кулинария мастер-класслары – аларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Балалар гади ашлар гына түгел, ә профессиональ пешекчеләр ярдәме белән өчпочмак та, прәннек тә пешерәләр.

“Зәкят” хәйрия фондының әйдәп баручы белгече Алсу Җаббарова сүзләренә караганда, үзәкнең төп максаты – балаларны социальләштерү: “Әлеге мәйданчык аралашу һәм үсеш өчен мөмкинлек бирә. Яшьтәшләре белән бергә нинди дә булса яңалык өйрәнү, һичшиксез, күпкә күңеллерәк һәм мавыктыргыч”.

Әниләр өчен үзәктә шулай ук тегү эше буенча мастер-класслар, психолог белән тренинглар үткәрелә. Үзәккә баласын йөрткән әниләрнең берсе Наилә Насыйбуллина үзәк эшчәнлеге хакында фикерләрен җиткерде: «Без бу дәресләргә инде икенче ел йөрибез. Һәр дәресне Әмир түземсезлек белән көтә, хәзер хәтта уку да икенче планга калды».

«ТРда инвалид балалар, яшь инвалидлар һәм аларның әти-әниләре өчен «Хәят» социальләшү үзәге» авыру балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән әһәмиятле проект булып тора. Ул Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. 2019-нчы елда әлеге проект кысаларында 250 гаилә өчен барлыгы 500-гә якын дәрес үткәрелде. Үзәк үзенчәлекле балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, аларны социальләштерү максатыннан булдырылды. Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Хәят» үзәгенә йөрү бушлай.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы