Ш.Мәрҗани музее нәзарәтнең “Даруль-кутуб” электрон китапханәсенә борынгы китаплар тапшырды

03 март 2020 ел 11:31
Ш.Мәрҗани музее нәзарәтнең “Даруль-кутуб” электрон китапханәсенә борынгы китаплар тапшырды

Darul-Kutub.com татар дини мирасының электрон китапханәсе Мәрҗани музей-йорты коллекциясеннән борынгы басмалар алды. Әлеге китаплар алга таба сайтта урнаштыру өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хозур” нәшрият йорты белгечләре тарафыннан сканерланачак.

Беренче этапта ислам дөньясының күренекле дин эшлеклеләре, хәнәфи мәзһәбе галимнәре Ибн Габидин һәм Фәхретдин Хәсән әл-Үзгенди хезмәтләрен сканерларга кирәк булачак. Госманлы империясенең иң абруйлы мөселман хокук белгечләренең берсе булган имам Ибн Габидин китабы – “Радд әл-Мохтәр галә әд-Дурр әл-Мохтәр” күптомлы әсәренең өченче томы. Бу хезмәт хәнәфи мәзһәбе буенча иң яхшы китап булып санала. Фәхретдин әл-Үзгенди хезмәте – танылган “әл-Фәтва әл-Һиндия” трактатының өченче томы. Бу китапта сәүдә, залог, хөкем чыгару мәсьәләләре һәм башкалар җентекләп тикшерелә. «Даруль-кутуб» белгечләре бирелгән китапларның һәркайсы буенча кыскача аннотация әзерләде.

Коллекциянең төп байлыгын мәшһүр татар мөфтие һәм мәгърифәтче, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры Галимҗан Барудиның шәхси китапханәсеннән хезмәтләр тәшкил итә.

“Мәрҗани музей-йорты белән хезмәттәшлек итү Россия мөселманнарына татар халкының бай дини мирасын өйрәнүдә өстәмә этәргеч булуына ышанабыз, – дип билгели Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Даруль-кутуб” проекты җитәкчесе Исмәгыйль Нәширбанов. – Без һәрбер кеше үзенә кирәк сирәк очрый торган китапларны таба алсын өчен тырышабыз”. Шиһабетдин Мәрҗани музей-йорты Казанда Каюм Насыйри ур., 10-нчы йорт адресы буенча урнашкан. Хәзерге вакытта биредә төзекләндерү эшләре алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, Darul-Kutub редакциясе шәхси китапханәләрдә сакланган китапларны Нәзарәтнең “Хозур” Нәшрият йортына тапшырырга чакыра: биредә аларны шулай ук сканер аша уздырып сайтка куячаклар. Китаплар кире кайтарыла. Дини мирасны саклауга һәм таратуга өлеш кертергә ашыгыгыз!

Китапларны түбәндәге адрес буенча алып килергә мөмкин: Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6-нчы йорт, «Хозур» нәшрият йорты.

Элемтә өчен телефон: 8 (843) 598-09-39, электрон почта: kutub@huzur.ru

Darul-Kutub.com – уникаль дини басмаларның электрон архивы. Төп максат – татар дини мирасын саклау, аны өйрәнү һәм тәрҗемә итү, традицион булмаган ислам формаларының үтеп керүен профилактикалау, дин кардәшләребезне хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән таныштыру. 2017 елда сайтның яңартылган версиясе эшли башлады. Әлеге проектны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты алып бара.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы